Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

Шимбә көнне Казанның 14 мәйданчыгында һәм республиканың барлык эре шәһәрләрендә гадәттәгечә иртәнге сәгать 6да авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды.

Сатып алучылар өчен күп төрле продукция китерелгән иде: бәрәңге, суган, кишер, шикәр комы, ашлык, үлчәүле сөт, ит, казылык әйберләре, сырлар, бал һәм башка төр продукция.

Дәрвишләр бистәсендәге мәйданчыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов булды. Ул продукциянең ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар белән аралашты.

«Биредә, Дәрвишләр бистәсендә, халык иртә уяна. Ярминкәләргә бик теләп йөриләр. Аңа сәгать 5тән инде җыена башлыйлар. Без атна саен төрле ярминкә мәйданчыкларына чыгабыз, халыкның ихтыяҗын анализлыйбыз. Шуннан чыгып, бу атнада сөт һәм яшелчәләрне күбрәк китердек», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев