Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган

Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанның барлык 43 районы урып-җыюга кереште. 960 мең тоннадан артык ашлык суктырылган», - диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлки районы авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда.

Җәббаров Әлки районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Муниципалитетта барысы 114,7 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шул исәптән 97 мең гектардан артыгы кыр. Район авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында 16нчы урында тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-million-tonnaga-yakyn-aslyk-yep-alyngan-5858519

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, 9 август көненә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары 13664 тонна, һәр гектардан 32,8 центнер ашлык суктырып алынды. аеруча көзге бодай (37 ц/га), арыш (35,8 ц/га) уңышлары куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев