Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә – алда

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 октябрьгә биргән оператив мәгълүматларында, бер сыердан тәүлеклек уртача савым буенча Әтнә районы, һәрвакыттагыча, исемлекнең башында бара.

Бу көнгә ул 28,8 килограмм тәшкил итте. Аннан соңгы урыннарда Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач районнары. Аларда бер сыердан тәүлеклек уртача савым 25,6-21,5 килограмм. Татарстан буенча – 16,6 килограмм.
Тагын бер мөһим күрсәткеч – көнлек тулай савым буенча Әтнә районы Балтачны узып китеп, икенче урында урнашты. Әтнә күмәк хуҗалыклары 7 октябрь көнне 264,9 тонна тулай савым алдылар. Бу былтыргыдан 35 тоннага артык, ягъни, узган елга карата 115 %. Әлегә алда баручы Кукмарада бу көнне 296,5 тонна тулай сөт савып алганнар.
Район нәтиҗәләренә күз салсак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, бу көнне зачет исәбеннән сөт сату былтыргыдан 42566 килограммга артып, 271693 килограммга җитте. Ә “Таң” күмәк хуҗалыгы берүзе 10410 килограммга артык сөт сатты.

Сводка
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 7 октябрьгә көнлек тулай савым, өченче – бу көнне бер сыердан тәүлеклек уртача савым (килограммнарда)
Таң                48460            34,61
Шахтер          40312            31,01
Тукай             39200            28,30
Ленин            34205            27,36    

Күшәр           29634            26,94
Мәңгәр          26101            29,00
Уңыш            17594            24,44
Дусым           14981            24,97
Ф.Галиев       14420            27,73
Районда        264907      28,87
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев