Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю нәтиҗәләре

Ел игенче өчен чагыштырмача уңай килде. Нәтиҗәдә уңыш та начар түгел, комбайнчыларыбызның күрсәткечләре дә сокланырлык

Районның авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек ида­рәсеннән алган мәгълү­матларга караганда, бөртеклекузаклыларны урып-җыю тәмам.

Елына күрә уңыш начар булмады, бу хакта өстәмә язарбыз әле. Әмма, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматларны газетабызда җиткерү урынлы булыр. “Татарстан Республикасы көне алдыннан, Әтнә һәм Нурлат районнары башлыклары Татарстан Президентына бөртекле культураларны җыюны төгәлләүләре турында җиткерделәр һәм яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәк тапшырдылар”, – диелгән анда.

Әлегә газетабызда комбайнчыларыбыз күрсәткечләрен чагылдырырга булдык. Монысы да ахыргы нәтиҗәләр түгел. Чөнки комбайннарыбыз башка төбәкләргә булышалар, димәк болай да яхшы нәтиҗәләрен ныгыталар. Ә гомумән урып-җыюга килсәк, төньяк район буларак уракны иң соңыннан башлап, иң беренче төгәлләдек.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев