Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Исән килеш очрашулар язмаса да, каберенә бардык

Олы Мәңгәр-Буднянский. Беренче карашка, Калуга өлкәсендәге бу авыл белән безнең татар авылы арасында бернинди дә бәйләнеш юк кебек. Әмма шул ук вакытта күпме күз яше, сагыну сагышы, ятимлек ачысы бу исемнәрдә.

Әтисе Габделнур Халиков сугышка киткәндә авылдашым, туганым Камил абый Халиковка бары тик бишь яшь була. Әниләре кечкенә улын һәм апасы Мөкәррәмәне калдырып, икенче ир белән чыгып киткәндә исә тагын да кечерәк була малай. Сугыш башланганда әтиләре һәм  үги әниләре Хәерниса белән элеккеге Вагонстрой дип йөртелгән, хәзерге Дәрвишләр бистәсендә яшиләр. Әтиләре сугышка алынгач та шунда яшәп калалар. Сабый чаклары үгилек белән ныклап бәйләнә шул бу ике сабыйның, язмыш аларны кечкенәдән бик нык кыерсыта. Гомерләре буе сугышта һәлак булган әтиләрен юксынып, гомер буе әтилеләргә кызыгып яшиләр.
Габделнур ага шул китүдән туган якларына әйләнеп кай­та алмый. Аның кайда кү­мелгәнлеге турында фронттан кайткан иптәше хәбәр итә. Ул чакта моны аңларлык дәрәҗәдә буламы икән бу ике ятим, әмма еллар узган саен әтисе каберен күрү, аның каберенә бер уч туган җир туфрагын салып кайту хыялы белән яши Камил абый. Баштарак моның өчен мөмкинлекләр булмый, теге адрес истән чыккан, төгәл урынын хәтерләүчеләр инде вафат. Әмма өметен өзми ул. Оныгы Ләйлә дәү әтисенең язмышына битараф калмыйча, интернет челтәрендә эзләнә торгач, ниһаять,каберлекнең төгәл урынын табуга ирешә. Калуга өлкәсенең Спас-Деменск районы, Лесково авылы янында батырларча һәлак булган  Габделнур Гарифҗан улы Халиковның җәсәден 50 елларда Буднянский авылына, Батырлар ка­берлегенә күчереп күмгән була­лар.
Әлеге районда 1941 елның октябреннән 1943 елның августына кадәр немец-фашист илбасарларына каршы каты сугышлар бара. 1950 елда Буднянскига тирә-күрше авыллардан  берәм-берәм яки бер­ничәсе бергә күмелгән совет солдатларының җәсәдләрен күчереп, Батырлар каберлеге барлыкка килә. Биредә 1203 сугышчының җәсәде күмелгән.
Боларны белгән вакытта Камил абый инде 80нең теге ягында була. Кызганыч, бик каты теләсә дә, гомере буе омтылган хыялын тормышка ашырырга сәламәтлеге мөмкинлек бирми аңа. Әмма... Олы кызы Розалия һәм кияве Мөхтәр Хә­кимуллиннар әтиләренең те­ләген тормышка ашыралар.Быел алар Калуга өлкәсендә булып, бабайларының каберенә Олы Мәңгәр авылы туфрагын салып кайталар.
– Мәскәүдән 296 километр ерак­лыкта урнашкан әлеге Батырлар каберлеге. Ул якларда сазлык, урман, урман эчендә авыллар, – дип искә ала Розалия ханым. Бездәге киң басу-кырлардан соң ул яклар безнең өчен үзгәрәк тоела. Спас-Деменск районы җирләренә кергәч биш километр саен Батырлар каберлеге, һәйкәл урнашкан.  “Бу җирләрдән минем  бабам узган”, – дип горурланып йөрдем, әтием белән апамның язмышларын, бабамның батырларча өзелгән гомерен уйлап, тамагыма төер утырды. Биредә бөтенләй икенче атмосфера хөкем сөрә.
Ка­бер­лек­ләр­нең чисталыгы, тирә-яктагы яшеллек, пөхтәлек искитмәле.
Биредә әлеге һәйкәлләргә аерым игътибар бирелә, моның өчен махсус кешеләр билгеләнгән икән.
Каберлекләрдәге чәчкәләр, гөлләмәләр яңа гына салынган кебек, югыйсә, Җиңү бәйрәме дә күптән узды бит. Шунысына бик куандык. Бабам күмелгән каберлеккә Олы Мәңгәр туфрагын салдык, Аллага шөкер, куанып ятсын. Үзем аның  һәм биредә ятучы шәһитләр рухына догаларымны да укыдым, кабуллардан булсын.
Авыл кешеләре Татарстан кунакларын бик зурлап каршы ала. Авыл җирлегендә кунакларга табын әзерлиләр.  Татарның төп сые – күчтәнәч чәк-чәкләр белән  бергәләп чәй­ләр дә эчәләр. Җиңү кө­нендә бирегә почетлы кунак итеп тә чакыралар үзләрен.  Дөньялар тыныч кына торса, киләсе елларга да бу яклардан урап кайтырга уйлыйлар Хәкимуллиннар.
Ә Камил абый белән Мө­кәррәмә апа әтиләре күмелгән урыннар турында кайтып сөй­ләгәч, күз яшьләрен тыя алмыйлар. «Әтинең ничек куанганын әйтеп-аңлатып булмый», – ди Розалия апа. Әнә шулай моннан җиде дистә елдан артык батырларча һәлак булган бабаларының рухын шатландырды алар. Инде киләсе еллар тыныч- имин булып, беребезгә дә сугыш афәтен күрергә язмасын. Ходаем сәламәтлектән аера гына күрмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев