Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Шигырьләрне яттан сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр

Кичәнең максаты һәм бурычлары балаларны патриот-шагыйрь М Җәлил белән таныштыру.

Шушы көннәрдә Түбән Бәрәскә авылы китапханәсендә ТАССРга 100 ел тулу, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы  белән бәйләп, шагыйрь Муса Җәлилнең “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип аталган тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә  узды.

Кичәнең максаты һәм бурычлары -  балаларны патриот-шагыйрь М Җәлил белән таныштыру. Балаларны җырлар,шигырьләр белән кызыксындырып, шагыйрь иҗатына җәлеп итү. Беррәттән балаларга әхлакый тәрбия бирү.

Тактага М.Җәлилнең һәм гаиләсенең портретлары эленеп, шагыйрьнең китаплар күргәзмәсе куелган иде. Аны балалар бик кызыксынып карадылар.

Кичәдә 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Муса Җәлилгә 114 ел тулу уңаеннан уздырылган конкурста укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр. Аларга бүләкләр бирелде.

Алсу Хәйруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев