Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Әтнә ветераннары: Фәйзи Әхмәт улы Галиев

Исән-сау булган сугыш ветераннарыбыз бар, Аллаһка шөкер.

“Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,”Бибинур җырласын”, диләр. Сибгат Хәкимнең “Юксыну” җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, мин дә елыйм… Шул җырны әле дә күз яшьсез тыңлый алмыйм”, — ди  Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугыш инвалиды Фәйзи ага Галиев

“Кайсы авыррак булды икән ул чакта: 17 яшемнән Бөек Ватан сугышына китеп төрлесен күрдем, Ржев яныннан үтәргә туры килде, сасы ис, чебен, кояш күренми, әрдәнәләп өелгән үлгән гәүдәләр, немецлар да шунда, безнекеләр дә, җыйнап өлгермәгәннәр…

18 яшемдә сугыштан яраланып кайткач, колхоз белән идарә итәргә куйдылар. Икенче көнне иртә белән хатын-кызларның: “80 кеше ачтан шешенеп ята”, дигәннәре әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Безнең “Искра” колхозына кергән авыллардан 858 кеше армиягә киткән, шуның 580нән артыгы үлгән. 3/2 бит бу! 600 тол хатын белән эшләдем мин. Ул хатын-кызлардан кайлардан көч алды икән, Зарифа сугыш елларында тол калып, 8 баланы исән калдырды. Сугыш беткәч, без, ветераннарны, Мәскәүгә чакырдылар. Шунда Оборона Министры: ”Без җиңдек, бары авыл кешеләренең тырышлыгы белән”, – диде.

Ул чорда 82 процент халык авыл җирендә яшәгән, калганы гына шәһәрдә”– дип “Күңгәр” хуҗалыгының мөхтәрәм аксакалы, 17 яшеннән фронтка китеп, аерым Идрица исемендәге Кызыл Байраклы 219 нчы укчы дивизиясе составында Смоленск шәһәрен азат итүдә катнашкан һәм шунда авыр яраланган, шул көннән бирле күкрәгендә фашист снаряды йөртүче, 19 яшендә, 1944 елда, колхоз рәисе итеп билгеләнеп, 50 ел дәвамында туган җирендә җиде авылны берләштергән “Искра” колхозын җитәкләгән, гомере буе туган төбәге халкына хезмәт иткән, шул халык үзен дә Рәсәй күләмендә таныткан, лаеклы ялга чыккач та 7 китап чыгарган Язучылар Союзы члены Фәйзи Әхмәт улы Галиев.

Фәйзи абыйның сугыштан язган хатларын әнисе әнә шулай Делога һәрберсен теркәп барган.

#БөекҖиңүнең75еллыгы #Хәтер #Әтнәветераннары #Җиңүяулаганбуын #СүрияМингатина #Татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев