Җылы өе, табын тулы сые бар
Түбән Көек авылында гомер кичерүче Нурания Шәйхиева шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.
90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Аннары өлкән кешегә әллә ни күп тә кирәкми. Бер искә алып, җылы сүз әйтсәләр дә күңеле була аның.
Нурания әби бүгенге көндә төпчек улы Рәис гаиләсендә гомер кичерә. Ул Түбән Көек авылында туып үскән һәм әле дә шунда яшәп ята. Озак еллар терлекчелек тармагында сыер савучы булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Гаптеләхәт белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары бер-бер артлы үсеп буй җиткәннәр һәм үз тормышларын корганнар. Икесе Түбән Новгород һәм берсе Мәскәү шәһәрендә яшиләр. Гаптеләхәт абый 2005 нче елда вафат булган.
Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Юбилее белән котлап килгән өчен авыл җирлеге башлыгына да ихлас рәхмәтләрен белдерде ул.
Гөлнур Шәйхиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев