Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Казан арты – Әтнә төбәге”

Районыбызның юбилее уңаеннан “Казан арты – Әтнә төбәге” иҗат бәйгесе игълан ителә.

Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Әтнә районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына, яшьләргә дә, тәҗрибәле каләм осталарына бик бай. 2020 ел Россия Федерациясендә – “Хәтер һәм Дан елы”, Татарстан Республикасында –ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” елы дип билгеләнде. Безнең районыбыз 30 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан “Казан арты – Әтнә төбәге” – иҗат бәйгесе Әтнә районын яктырткан язмалар кабул итә. Алар нигездә журналистик әсәрләр, публицистик язмалар, үзләре иҗат иткән шигъри тәлгәшләр булырга мөмкин. Шулай ук аудио-видео язмалар (сюжет-тапшырулар); интернеттагы (сайт, социаль челтәрләрдә һәм блогларда урнаштырылган) иҗади текстлар, яхшы эчтәлекле һәм фикерле язмалар да бәяләнәчәк.
Бәйге район башкарама комитеты, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, “Әтнә таңы” газетасы, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.
Бәйгедә 12 яшьтән башлап һәр­кем катнаша ала. Бәйгегә килгән язмалар “Әтнә таңы” газетасында, инстаграм битләрендә яктыртылачак.
Бәйгенең максаты, таләпләре белән atnya-rt.ru сайтында урнаштырылган шартнамәдә танышырга мөмкин.
Бәйге 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев