Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Марат Бәшәров Татарстанда үзе төшәсе киләсе фильмда татарча уйнарга сүз бирде

"Мулла" фильмы күрсәтелгәннән соң, Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровка милли чигешле күн башмаклар бүләк итте.

Марат Бәшәров Татарстанда үзе төшәсе киләсе фильмда татарча уйнарга сүз бирде. Бу хакта ул бүген "Ривьера" комплексы кинозалында "Мулла" фильмы күрсәтелгәннән соң әйтте.

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Татарстанда төшерелгән фильм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кертелгән иде. Бүген ул кинофестивальнең ике залында тамашачыга күрсәтелде. Фильмны баш продюсеры Миләүшә Айтуганова, продюсер һәм идея авторы Марат Əхмәтшин, режиссерлары Рамил Фазлыев белән Əмир Галиәскаров һәм Россиядә танылган артист Марат Бәшәров тәкъдим итте.

Казан кинофестивале чаралары программасында Марат Бәшәров белән иҗади очрашу аерым пункт булып барса да, чынлыкта ул "Мулла" фильмын төшерүче төркем белән очрашуга кайтып калды. Фильм ике залда барды һәм аны төшерү төркеменә ике залда да бер үк сүзләрне кабатларга һәм бер үк мактау сүзләрен тыңларга туры килде.

Очрашуның күңелле мизгеле - Миләүшә Айтуганованың Марат Бәшәровка милли чигешле күн башмаклар бүләк итүе. Марат аларны күн капчыктан чыгарып аягына киеп тә куйды. Шушы гамәле белән озак алкышлар кабул итте.

Марат Бәшәров "Мулла" фильмында русча сөйләшүен әйтте, әмма алга таба Татарстанда кинога төшкән очракта бары тик татарча сөйләшәчәген вәгъдә итте. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев