Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итү тәмамлана

Гаризаны онлайн яки Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә 31 октябрьгә кадәр эшләргә мөмкин.

Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итү тәмамлана, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Әгәр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябреннән дә соңрак, ә 18 яшь – 2021 елның 3 июленнән иртәрәк тулмаган очракта, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 6-18 яшьлек балалары булган гаиләләр дәгъва итә ала.

Шулай ук түләү 18-23 яшьлек инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган затларга да тиеш. Бу алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам иткән очракта, дип языла хәбәрдә.

Балалар, аларның әти-әниләре, опекуннар яки попечительләр Россия гражданлыгына ия булырга һәм ил территориясендә яшәргә тиеш. Түләүне билгеләү турындагы карар гаилә хәленнән чыгып кабул ителә, шул ук вакытта түләү гаиләнең башка социаль ярдәм чараларын күрсәткәндә керемнәре составында исәпкә алынмый.

РФ Президентының бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү турындагы указына узган җәйдә кул куелды. Гаризаларны кабул итү 15 июльдә башланды. Мәктәп укучыларына түләү өчен бирелгән гаризаларның күбесе август аенда Россия Пенсия фондында булган мәгълүматлардан файдаланып автомат рәвештә формалаштырылды. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-10-2021/m-kt-p-ukuchylaryna-ber-tapkyr-birel-torgan-t-l-chen-garizalar-kabul-it-t-mamlana-5841457

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X