Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәнең яңа телеграмм каналына хәбәрләр юллагыз

Районның ЮХИДИ хезмәте үз телеграм-каналын булдырды.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә юл һәлакәтләре белән еш очрашабыз. Әледән-әле төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен боза, кайбер шоферлар руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыра. 

Районда булдырылган яңа телеграм-каналның максаты - исерек хәлдә машина йөртүне тыю. 

Әгәр сез юлда исерек хәлдә машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле юл-йөрү кагыйдәсен бозу очрагының шаһите буласыз икән, Телеграмдагы әлеге каналга фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълуматлар ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак һәм тиешле чаралар күреләчәк.

Телеграм-каналның  исеме - Нарушители Атни дип атала. Адресы https://t.me/atn009

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев