Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Олы Әтнә авылында яшәүче Хәбибуллина Халидә Хәйдәр кызының 13 апрельдә күркәм юбилее .

Кадерле әниебез!

Синең хезмәт юлың ак күңелле шәфкать туташы булып дәвам итә. Син хатын-кызга иң зур хис – ана бу­лу бәхете, сабыйларны якты дөньяга китерергә ярдәм итеп яши­сең. Эш дәверендә бик күп рәхмәт сүзләре ишеттең. Әниебез, без, балаларың да синең белән горурланып, сиңа сокланып, синнән яшәү көче алып яшибез. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен. Күңел күгеңне болытлар кап­ламасын. Әтиебез белән тигезлектә, балалар, оныклар куаны­чында гомер итәргә насыйп булсын. Рәхмәт һәрчак ачык йөзеңә һәм тәмле ашыңа.
Җырыбызның моңы, тормышыбызның нуры,
Кадерлебез безнең, газизебез безнең,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл әниебез безнең.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйбыз теләкләрнең изгеләрен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, барлык туганнарың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев