Әтнә таңы

Әтнә техникумында Халыкара туган тел көне уңаеннан тәрбия сәгате үтте

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бер генә истәлекле дата да билгеләнми калмый.

Бүген  уку йортының актлар залында дә 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан  студентларга тәрбия сәгате үткәрелде. 

Аны уку йортының китапханә мөдире Луиза Мәгъсүмҗан кызы Шәрәфиева әзерләде.

Тәрбия сәгатендә 11Т группасы кызлары катнашты, 011 группадан Дилә Камалиева "Туган тел" җырын башкарды. 

Мәгълүматны хәбәрчебез Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары  Фәридә Хәсәнова хәбәр итте.

Фото-видеоны да Фәридә Хәсәнова  төшереп җибәрде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: