Газетабыз хәбәрчесе Раушан Садыйков күршеләре хакында яза
Иске Җогып авылында гомер итүче РАУШАН САДЫЙКОВны белмәүчеләр сирәктер. Озак еллар Олы Әтнә училищесында эшләде, газетага бик күп мәкаләләр, шигырьләр юллады. Аның яңа “табадан төшкән” “иҗат җимеше” белән танышыгыз.
“Күршеләрем”
Гомер иткән күршеләрем
Сездән якын кемем бар?
Сезнең белән яшәү матур,
Сагышларга урын тар.
Күзләремнән яшь тамганда
Яшьләремне тыясыз.
Кайгыларым уртаклашып,
Ярдәм кулы сузасыз.
Йомыш чыкса йөгереп керәм
Ачып сезнең ишекне.
Сөенечләрем арталар
Күрсәм йөзләрегезне.
Күршеләрем ышаныч та,
Таяныч та тормышта.
Исән-имин булып кына
Яшәсеннәр тынычта!
Гомер иткән күршеләрем
Сездән якын кемем бар?
Сезнең белән яшәү матур,
Сагышларга урын тар.
Күзләремнән яшь тамганда
Яшьләремне тыясыз.
Кайгыларым уртаклашып,
Ярдәм кулы сузасыз.
Йомыш чыкса йөгереп керәм
Ачып сезнең ишекне.
Сөенечләрем арталар
Күрсәм йөзләрегезне.
Күршеләрем ышаныч та,
Таяныч та тормышта.
Исән-имин булып кына
Яшәсеннәр тынычта!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев