Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Изгелек җирдә ятмый

Без, 60 ның теге ягындагы пенсионер-укытучыларның соңгы елларда очрашулары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. (Илебездә)

Бөтен дөньяда, шул исәптән илебездә туган катлаулы вәзгыять безнең ише өлкәннәрнең аралашуларын чикләде, өйләребездә бикләде. Һәм шушындый чорда Иманкулова Гөлчирәнең безнең белән элемтәгә керүе - яктылык нуры сыман тоелды. Үзенә хас итагатьлелеге белән Гөлчирә без, өлкән яшьтәге укытучыларга, очрашу оештырырга уйлаулары турындаирештерде. Һәм, ниһаять, 11 нче ноябрь кичендә без, бер төркем пенсионер-укытучы, Казан шәһәренә юл тоттык. Ничә ел күрешмәгән укытучылар, без җылы әңгәмә корып, башкалага килеп җиткәнебезне дә сизми калдык. Ә Галиәскәр Камал дәүләт академия театры фойесында безне билетлар белән Гөлчирәбез каршылады. Безне хөрмәтләп, иң яхшы урыннардан - партердан билетлар алынган иде. Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява", комедиясен бер тында карадык.

Бу күңелле очрашудан без һәрберебезгә махсус әзерләнгән 2008нче елгы чыгарылыш укучылары исеменнән язылган рәхмәт хаты  һәм зәвык белән тутырылган зур бүләкләр белән кайттык.

Безгә очрашу оештырган, бу очрашуның бөтен чыгымнарын үз өстенә алган укучыбыз, хәзерге вакытта эшмәкәр Илдар улы Илназга бу хөрмәткә лаек булган барлык укытучылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Илназ, Аллаһы Тәгалә сине рәхмәтеннән ташламассын, сиңа саулык - сәламәтлек, гаиләңә иминлек телибез. Эшлисе эшләрең уң булсын,безгә ихтирам күрсәткән өчен үзең дә игелек күр!

Безне бу сәфәргә алып барып-алып кайткан шофер Азат Галимовка да зур рәхмәт. Азат, тормыш һәм хезмәт юлларың сикәлтәсез булсын.

Аздан да хәтер кала, аздан да күңел була. Әйе, соңгы вакытларда дәүләт тарафыннан да безнең ише пенсионерларга игътибар кимегәннән кими барган чорда, мондый очрашуны оештыру - бик зур мактауга лаеклы эш!

Роза һәм Илдар Хисматуллиннар! Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз! Рәхмәт аңа, шундый җаваплы эш алып баруына карамастан, кече күңелле булуы, безнеискә алуы өчен. Ә безне барлаучы, оештыручы Зарипова-иманкулова Гөлчирәгә иң зур байлык- саулык-сәламәтлек, гаиләсенә иминлек һәм рәхмәтле укучылар телибез.

Бер төркем пенсионер-укытучылар исеменнән Мәхмутова Гөлшат Габделхай кызы, Иске Мәңгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев