Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Ремонтлау остаханәсе”нә экскурсия

Безнең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә төрледән­төрле файдалы, күңелле, мавыктыргыч чаралар гел уздырылып тора. 6 февральдән 11енә кадәр мәктәп күләмендә “Башлангычлар атналыгы” үткәрелде.

Укытучыларыбыз әзерләгән кызыклы бәйгеләрдә бер генә укучы да читтә калмады. Барыбыз да бик теләп катнаштык. 

Авылыбыз җирлегендә җаваплылыгы чикләнгән “Шахтер” җәмгыяте урнашкан. Җәмгыять район, Татарстан Республикасы буенча алдынгы урыннарда бара. Тырыш механизаторларыбызның хезмәтләре белән танышу йөзеннән барлык башлангыч сыйныф укучылары, үзебезнең сыйныф җитәкчеләребез белән авылыбызда урнашкан машина-трактор паркының “Ремонтлау остаханәсе”нә экскурсиягә юнәлдек. Бу көнне без аеруча көтеп алдык. Безне остаханәнең җитәкчесе – Хәкимов Әнәс абый каршы алды. Экскурсия барышында ул безгә ремонт эшләренең ничек алып барылганлыгы, язгы кыр эшләренә нинди әзерлек эшләре башкарырга кирәклеге турында аңлаешлы, кызыклы, гади итеп сөйләп бирде. Безгә шулай ук механизатор абыйлар белән аралышырга насыйп булды. Үз эшләрен чын күңелдән яратып, тырышып эшләүләрен күреп, без чын күңелдән алар белән горурланып, сокланып кайттык. Абыйлар безгә үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.

– Укучылар, туган җирегезне, туган авылыгызны барыгыз да яратыгыз. Чын хезмәт батырлары булырсыз дип өметләнеп калабыз. Аның өчен мәктәптә бик тырышып белем алырга, үзегезнең күңелегезгә якын һөнәр сайлап, безнең ышанычлы алмашларыбыз булуыгызны теләп калабыз, – диделәр Илнур һәм Алмаз абыйлар.

Ә без чын күңелебездән рәхмәтләр әйтеп, бик тырышып укырга сүз биреп, иңнәребездә канатлар тоеп, зур хыяллар белән өйләребезгә таралыштык.

Наилә Галиева, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев