Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Сез оҗмахта яшисез»

Ринат Сабиров, Севастополь шәһәре

Кечкенәдән Гайшә әби (әнинең әнисе) белән үстем.
Әле дә истә аның: «Улым, акыллы һәм тәүфыйклы бул»,  – дип баштан сыйпаганы. Әби 1898 елда Яңа Шашы авылында туган. Аны алты яшендә муллага асраулыкка биргәннәр. Унсигез яшенә кадәр шунда тәрбияләнгән. Дини белем алган, бик укымышлы иде. Дингә нинди карашлар булмасын, намазын укыды, уразасын тотты. Мин Севастопольдә яши башлагач, олы яшьтә булуына карамастан, ике тапкыр әти  белән Крымга килеп китте. «Улым, сез оҗмахта яшисез», дип әйтә иде. Соңгы тапкыр килүендә, әти белән Симферополь-Казан поезды белән кайтып киттеләр. Шунда купедә әбинең намаз укыганын поезда бергә кайткан кешеләр күреп алган. Бу хәбәр бөтен поездга тиз та­ралган. Казанга кайтып җит­кәнче әби купесыннан сәдакә биреп дога кылдыручы кеше өзелмәгән. Ул 1980 елларда дингә нинди генә караш булса да, халкым диннән өзелмәгән. Хәзерге вакытта Әтнәдә әнием Марзия яши. Ул да бик укымышлы, намазын калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев