Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең музыка булеге укучылары беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар

«Энергетик» мәдәният сараенда » Моңлы дөнья» III Халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Проектны гамәлгә ашыру чорында 100гә якын катнашучы солистлар һәм 50дән артык коллектив катнашты. Конкурста иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм соло башкаручылар бар иде. Шулар арасында Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең музыка булеге укучылары һәм укытучылары да катнашты. Тальянчыларр триосы: Хамидуллин Инсаф, Маугизов Рафис, Зарипов Әсхәт беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар, гармонистлар дуэты: Шәрәфиев Рамиль, Галимзянов Ранис беренче дәрәҗә лауреат исеме һәм Галиев Раиль беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре Шәрәфиев Рамиль Ренат улы). Котлыйбыз, алда да зур уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев