Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Азалия кабат уңышка иреште

Олы Әтнә кызы, хәзер Казан шәһәре өчен чыгыш ясаучы шахматчы кызыбыз Азалия Мифтахова турында бер генә язмадык инде. Чөнки, сәбәбе җитди – нинди генә турнирда катнашса да, уңышка ирешә

Күптән түгел Новороссийский шәһәрендә узган “Кече Җир” Бөтенроссия бәйгесендә кабат I урын яулады ул. Әлеге шахмат фестивале илнең иң көчле шахматчыларын барлау, спортчыларның квалификациясен күтәрү йөзеннән уздырыла. Аңлашыладыр, гадәттәге турнирлар кебек бер системага гына нигезләнгән бәйге түгел бу. Нәтиҗәләргә күз салыйк.

Классик шахмат бәйгесендә Азалия Мифтахова көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмыйча 1 урын алды. Блиц-турнирда да аңа тиңнәр булмады – кабат 1 урын. Рапид ярышында да ул җиңүче – 1 урын. Бары композициядә генә 2 урын белән канәгатьләнергә туры килә. Менә шушы урыннарны күз алдында тоткан хәлдә Азалия Мифтаховага тагын бер күз салыйк.

– Мифтаховалар династиясе Әтнә шахмат күгендә балкуны дәвам итәр дип өметләнәм. Инде Азалиянең сеңлесе Амелия дә шахмат фигуралары белән таныш. Әлегә аңа 3 яшь кенә. Ул да бездә шөгыльләнер һәм җитди уңышларга ирешер дигән өмет бар, – ди чемпионның тәүге тренеры, спорт мәктәбенең шахмат сыйныфы җитәкчесе Раил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X