Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядән – депутатлыкка

Яңа Әтнә авылында яшәүче ир-егетнең тормыш юлы гыйбрәтле булса да, батырлык җепләре белән уралган.

Айнур Галимов бүгенге көн­дә Әтнә муниципаль район Советы депутаты.
Яшь ир-егеткә халык әнә шундый ышаныч күрсәтә. Биредә аның демобилизацияләнеп махсус хәрби операция зонасыннан кайтуы төп рольне уйнады бугай. Бәхәссез, Әтнә халкы анда булган ир-егетләрне ихлас ярата, хөрмәт итә.
1994 елның ноябрендә Яңа Әтнә авылында дөньяга килә. Бик матур җирдә урнашкан Галимовларның йорт-җире: каршыда гына күз явын алырлык мәчет балкып тора.
2001 елны Яңа Әтнә башлангыч мәктәбенә укырга керә. Дөнья белән ныклап танышу шул чакта башлана бугай. Аннан 9 сыйныфка кадәр Олы Әтнә урта мәктәбендә укый. 2010 елны укуын Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Аны тәмамлагач, 2014 елны диплом да алырга өлгерми, армиягә чакыралар. 
– Теләп киттем. Минемчә һәр ир-егет солдат юлы узарга тиеш, – ди.
Шунысы кызык, солдатка җәй уртасында – 30 июнь көнне китә ул. Ерак Көнчыгыш ягында хезмәт итә. Хәрби-һава көчләре составында 1 ел Ватан алдындагы изге бурычын үти.
Кайткач, Казанда эшкә урнаша. 7 ел дәвамында төзелеш өлкәсендә көч куя.
Ә 2022 елның көзендә, дөресрәге, сентябрь аенда махсус хәрби операция зонасына мо­билизацияләнә. Аның белән бергә Яңа Әтнәдән булмаса да, районның башка авылларыннан китүчеләр дә була. Мобилизацияне бик җиңел кабул итәләр алар. Бу очракта аның үзен генә түгел, әти-әнисен дә күз алдында тотам.
– Барып кайтыр гына дип уйладык, – дип көрсенә әнисе Рузия ханым.
– Совет заманында да шулай чакыргалый иделәр. Шундыйрак чара булыр кебек иде, - дип куәтли аның сүзләрен гаилә башлыгы Айдар әфәнде.
Айнур үзе дә киткәндә:
– Юк өчен борчылмагыз әле. Хәзер элекке сыман мылтыктан ата торган сугыш юк инде ул, – дип көлемсери.
– Качып йөрү ирләрчә түгел дә инде ул. Чакырганнар икән, барып кайтырга кирәк, – ди.
Ә махсус хәрби операция зонасында Луганск юнәлешендәге Сватово янында, анда мотоукчы була. Баштарак ияләшергә кыенрак була, әлбәттә. “Әтнә таңы”н һәрдаим укып баручылар элекке мәкаләләрдән чыгып күз алдына китергәннәрдер инде: җир казып урнашу тыныч шартларда да хәйран мәшәкатьле эш. Андагы “посадка”да агач тамырларын чабып, блиндажлар казыйлар.
Кыскасы, төнлә казыйлар, көндез саклыйлар. Яңгыр явып окопларга су да ага.
– Анда кыш буе яңгыр ява. Берничә тапкыр кар яуды үзе, – ди.
Хәрби сер белән бәйлеләрне сөйләп тормады, кыскача гына итеп:
– Кеше күргәнне күрдек инде, – дип кенә куйды.
2023 елны бәрелешләрнең берсендә кулы яралана. Язмыш дими ни дисең, анысы туган көнендә була. Ул гына да түгел, әнисе сүзләре белән әйтсәк, “Иртән туган бала, шул сәгатьтә үк яралана”. Шөкер, дошман пулясы мөһим артерия юлыннан аз гына кырыйдарак була. “Икенче тапкыр туды минем улым”, – ди Рузия ханым. Шуңа карамастан, җитди яра белән Белгородта, Мәскәүдә, Казандагы госпитальләрдә ятып дәвалана. Ул гына да түгел, шифаханәләрдә, хәтта Томск шәһәренә кадәр барып реабилитация уза. Аннан соң да 1 ел чамасы Мәскәүдә хезмәт итә...
Кызганыч, әле дә ул кулы белән тотып бик эшли алмый. Әйтүенчә, бик еш больница юлы таптый. Аннан да бигрәк, күңеле тыныч түгел, күрәсең, бик йок­лый алмый ул хәзер. Монысы нервлар какшау белән бәйледер инде...
Монда депутат буларак район Советы утырышында катнаша. Әле ул аның өчен яңа, таныш булмаган өлкә. Әмма Айнур белән аралашкач, аның күп өлкәгә карата үз фикере барлыгын аңлагач, һичшиксез, киләчәктә бик яхшы сәясәтче дә чыгачак аннан дип уйладым. Әлбәттә, сәламәтлегемне төзәтәсе бар әле дип ятмый, инде үзенә эш урыны эзли. Иманым камил, гаять кешелек­ле, гадел, туры сүзле ир-егет беркайда да югалып калмаячак. Ир-егет диюемнең сәбәбе шул – күптән түгел өйләнгән дә ул. Киләчәккә ышаныч белән карый.
Әти-әнисен кабат искә алсак, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Айнурдан тыш, кызлары бар – Айгөл Күңгәр авылына тормышка чыга, инде 4 бала тәрбияли.
– Оныклар безгә кунакка килгән көн бәйрәм әлбәттә. Алар белән күңелле, – диләр.
Рузия ханым Күшәр авылында туып-үсә. Казанда бухгалтерлыкка укый. Әнисе авырып киткәч, туган авылына кайта. Башта мәктәптә, соңрак балалар бакчасында көч куя, “Агроснаб”та, соңрак “Сельхозхимия”дә, “Магнит”та эшли. Хәзер “Затлы” сәүдә йор­тында сатучы-консультант ул.
Айдар 1964 елгы. Мәктәптән соң шул ук Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегендә укый. Эшләмәгән техникасы калмаган бугай инде. Тракторны да, комбайнны да яхшы белә. Аеруча “ПМК”да эшләгән чорын сагынып искә алды. Хәзер “Полиция” бүлегендә эшли.
Менә шундый батыр, гаярь ир-егет үстергәннәр Галимовлар. Үскәндә үк өлкәннәргә карата ихтирамлы, ярдәмчел булып үскән ул. Айнурның тормыш юлы гел уң булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев