Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Ике ел элек үлгән балага акча җыялар...

Интернет - төрле алдакчылар, мошенниклар "йөзеп" эшли торган урын.

Кешедән акча каерыр өчен алар нинди генә юлларга бармый! Шундыйларның берсен "ВТ" хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова тоткан. Мондый хәлләр бездә дә булырга мөмкин, дип, гыйбрәт өчен язарга булдык. “ВТ”ның "Вконтакте" төркемендәге битенә хат килеп төшә. Анда баласын ялгыз гына үстерүче әни ярдәм сораган. Әлеге хатны укыгач та иң элек исеме-фамилиясе таныш кебек тоела. Хәбәрче бу баланың язмышы белән кызыксына башлый. Ярдәм сораган ханым белән виртуаль дуслаша. Тегесе исемен “Мама Тагирчика” дип кенә куйган. Языша башлыйлар. "Баламны бик көтеп алдым. Тик җиде ай элек анда кан рагы таптылар. Шуннан соң ирем безне ташлап китте. Мин баланы ялгыз үстерәм. 26 апрель көнне 7нче химия терапиясен ала башлыйбыз. Әмма аның өчен акча кирәк. Безгә һәр ун сум да кадерле. Ярдәм итсәгез иде", – ди ул. Әлеге ханым социаль челтәрдәге үз битенә улы Таһирның өченче ай химия терапиясе алуын да яза. Үзләренең 1 апрельдән бирле Республика клиник балалар дәваханәсендә ятуын да әйтә. Киләчәктә чит ил клиникасына китәчәкләре дә хәбәр ителә. Бу кешенең исемен дә сорарга булдым. “Айгөл” , — ди. Сөйләшер өчен телефон номерыгыз кирәк, дигәнгә, никтер, җавап бирми. Аның каравы: “Иртәгә дарулар өчен түләргә кирәк. Акча җыелмаса, берни эшләп булмаячак. Тагын 7 мең 890 сум акча кирәк”, – ди бу. Үзем язышам, әмма бу вакытта инде мин әлеге кешенең чынлыкта Айгөл түгеллегенә инанам. Кайчандыр без ил белән ярдәм иткән Таһир Мәгъсүмҗанов хәтеремә төште бит! Әнисен дә яхшы беләм. Тизрәк “чын” Айгөлнең телефон номерын җыярга тотындым. – Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде. Димәк, мошенниклар акча җыя. "ВКонтакте"да аның якты истәлеге хөрмәтенә булдырылган төркем дә бар. Анда да бик сирәк керәм. Йөрәк яраларын кузгатасым килми, – ди ул...", - дип язган Гөлгенә. Менә шундый хәлләр. Әлеге ханым сездән дә ярдәм сорап язарга мөмкин. Игътибарлырак булыгыз! Гомумән, Интернеттагы һәр хәбәрне йөз иләк аша үткәрергә кирәк. Бигрәк тә кемгә дә булса ярдәм йөзеннән акча җыючыларны! Фото: vt.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев