Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Бәрәскәдә "Татар кызы -2020" бәйгесе узды

Түбән Бәрәскә мәдәният йортында "Татар кызы -2020" Халыкара бәйгесенә сайлап алу туры башланды.

Әлеге сайлап алу турында районыбыз авыл җирлекләрендә яшәүче 10 татар кызы катнашты.

     Менә алар:

- Халикова Регина Ринат кызы, 20 яшь, Яңа Шашы авылы.

- Гибадуллина АЙгөл Марсил кызы, 20 яшь, Әйшияз авылы.

- Корбанова Айсылу Рәис кызы, 23 яшь, Түбән Бәрәскә авылы.

- Сибгатуллина Дилбәр Зөфәр кызы, 19 яшь, Комыргуҗа авылы.

- Хисматуллина Илнара Илдар кызы, 19 яшь, Күңгәр авылы.

- Вахитова Зифа Зөлфәт кызы, 19 яшь, Ташчишмә авылы.

- Хәйруллина Гөлүсә Рәис кызы, 18 яшь, Кышлау авылы.

- Хәкимова Ләйлә Ринат кызы, 25 яшь, Күшәр авылы.

- Сәмигуллина Зөһрә Раил кызы, 22 яшь, Олы Әтнә авылы.

- Әүхәдиева Алсу Мансур кызы, 25 яшь, Мәңгәр авылы.

Бәйгенең шартнамәсе буенча,  әлеге чарага татар телен камил белгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге кызлар катнашты. 

Кызлар татар кызының эчке дөньясын ачып, аның матур сыйфатларын күрсәтергә, дуслары, хезмәттәшләре белән аралашып, замана хатын-кызының социаль статусын күрсәтергә тиешләр иде. Милли мәдәниятне белү, гореф-гадәтләрне саклап калу, аларны пропагандалауның юлларын күрсәтү; гаилә һәм дини кыйммәтләрне өйрәнеп,  үзләренең иҗади потенциалларын ачып, сәләтләрен күрсәтү дә шарт иде.

Кызлар бу таләпләрнең барысын үтәп, төрле презентацияләр күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар.

Жюри бәяләвеннән соң, район туры финалына 6 кыз узды. Алар 7 март көнне Яңа Шашы мәдәният йортында тагын көч сынашачаклар. 

 

       Финалга узучылар:

- Халикова Регина Ринат кызы, 20 яшь, Яңа Шашы авылы,

- Гибадуллина АЙгөл Марсил кызы, 20 яшь, Әйшияз авылы.

- Корбанова Айсылу Рәис кызы, 23 яшь, Түбән Бәрәскә авылы.

-Сибгатуллина Дилбәр Зөфәр кызы, 19 яшь, Комыргуҗа авылы.

- Вахитова Зифа Зөлфәт кызы, 19 яшь, Ташчишмә авылы.

- Хәйруллина Гөлүсә Рәис кызы, 18 яшь, Кышлау авылы.

 

 

 

Хәбәрчебез Гөлнара Корбанова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев