Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Исемемне онытмаслар әле..." - Сибгат Хәким өчен тавыш бирик!

ТАССРның 100т еллыгы уңаеннан сайтта тавыш бирү бара. С.Хәким өчен тавыш бирергә http://100.tatarstan.ru/ га сайтына керергә кирәк. Компьютердан кергәндә "Голосуй..." дигән язу өстенә басарга, аннан соң "Голосовать" дигән сүзгә басасы. #НашЗемля100ТАССР #БезнеңЯкташ100ТАССР

http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=confirm&id=4220129&template_id=1228    барысы  теркәлгән шәхесләр өчен 39374 кеше тавыш биргән.

Әтнә районыннан теркәлгән Сибгат ага Хәким өчен 219 кеше тавыш биргән. Бу бик аз. Мәсәлән, Казан шәһәреннән Федор Шаляпин өчен 1569 тавыш бирелгән. Күп районнар хәтта кемгә тавыш биргәннәрен дә белмиләр, ә без, бу яктан бәхетле, Сибгат аганы укып үстек, аның җырларын җырлап яшьлек чорына кердек. Әтнәнең бөеге онытылмады. Үзен  гадилеге, ихласлыгы белән оныттырмады. 

Шагыйрь Разил Вәлиев Сибгат ага Хәкимнең үлемен авыр кичереп, аның исеменнән менә мондый шигъри юллар яза.

Ай-кояшка тиңдәй Тукай барда,

Туфан барда шагыйрь булып кара...

Охшатам мин моңлы язмышымны

Кояш нуры иңгән болытларга.

Гашыйк идем язгы бураннарга,

Гашыйк идем җәйге рәшәләргә.

Исемемне онытмаслар әле,

Гашыйк җаннар җирдә яшәгәндә.

Мин киткәч тә дөнья матур булыр,

Моңсуланыр Аккош күле генә...

Аккош булып бер кайтырмын әле,

Ышанмагыз минем үлемемә...

 

  Ә Сибгат ага Хәким иҗатында иң күп кабатлана торган сүзләр "сагыш" белән "язмыш". Шагыйртҗнең иҗаты сагышлы язмышлардан тора кебек. Милләт язмышы, Тукай язмышы, әдәбият язмышы һәм үз язмышы... Вафатына ярты ел кала, 1986 елның 16 гыйнварында, Сибгат Хәким үзенең көндәлегенә менә мондый юллар язып калдырган.

"Буран, салкын, сулау авыр...Язучылар союзында җыелыш булды. Өйгә хәтле Рәдиф култыклап алып кайтты. Сугышта яралыларны алгы сызыктан шулай алып чыгалар иде. Фронт искә төште. Үзем дә кайчакта алып чыккаладым. Әдәбият- алгы сызык. Хәзер үземне алып чыгалар. Минем өчен алгы сызыклар бетте. Әз генә дә үкенмим, борчылмыйм, ике фронтта да ахырынача сугыштым..."-  әлеге юлларга шагыйрьнең бөтен тәрҗемәи хәле сыйган, иҗат юлы да, гыйбрәтле язмышы да. 

Разил Вәлиев,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев