Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Миңа ник әйтмәделәр икән..." - өлкәннәр "Балкыш"ка әзерләнә

Сөбеханаллаһ безнең өлкәннәребез.

Ул моң, ул җыр, ул бию... - нәрсәгә тотынсалар шуны булдыралар.  Авыл мәдәният йортларында чыгыш ясаганнан соң, сайлап алган иң-иңнәре  24 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Балкыш"  фестиваленең (6+)  гала концертында чыгыш ясаячак аларның. 

- Репетицияләре бара. Үз чыгышын кабатларга кырыклап кеше йөри театр бинасына. Бергәләп карыйбыз, үзгәртәсен үзгәртәбез, "Чыгыш ясыйбыз" дип торулары сокландыра да, куандыра да...  - ди алар белән эшләүче мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече, барлык чараларны оештыручы Әлфирә Мөхәмәтҗанова.

Гала концертка керми калганнары да сер бирми, "Бик әйбәт чыгыш ясадың" дигәннәр иде, ник чакырмадылар икән? -дип әйткәләп куя. Әйбәтләрнең дә иң әйбәте була, шунысын да онытмаска кирәк.  Уңышлар телибез өлкәннәребезгә. 

Ә.Мөхәмәтҗанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев