Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Нечкәбил" дән кайттылар. Безнекенә җитүче булдымы икән?.. - фоторепортаж

21 сентябрь көнне Әтнә районыннан 32 кеше башкалада узган "Нечкәбил"бәйгесенең (6+) ярым финалында катнашып кайттылар. "Иртәнге сәгать 6да киткән идек, кичке 6да кайттык",- диде мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

«Нечкәбил» республика матурлык һәм гаилә конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән уза. Конкурсны оештыручы булып Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында»Региональ иҗтимагый оешмасы тора.

     "Нечкәбил"конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Гаилә кыйммәтләре, халык гореф-гадәтләре матур һәм ачык итеп күрсәтелә торган ачык мәйданчык булып, җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булып торучы нык гаиләләр тора.

Һәм әлеге бәйгедә Әтнәдән Әлфинә Мөхәммәтҗанова катнаша. Район турыннан соң күпме иншалар язылганын сайтыбызга куеп бардык. Бәйге биремнәре дә җиңелдән түгел икән, дип укыдым ул язмаларын. 

Район белән әзерләнеп, район мәдәният йортлары җитәкчеләре, хезмәткәрләре көче белән татар халкының милли ашлары әзерләнеп,  мәдәниятнең каймагын, асылларын туплап, җитәкчесе Азат Хәйретдинов белән берлектә 21 сентябрь көнне районнан 32 кеше Казанга китте. Дулкынланып көттек аларны. Үзебезнекеләр өчен җан авырта. Беренче итәсе килә. 

- Безгә җиткәне булмады. Безнең мәйданчыкта дип әйтим инде. Ике мәйданчык эшләде. Безнең мәйданчыкта республиканың 11 районыннан килгән "Нечкәбил" яклаучылары җыйналды. Һәркемгә ике өстәл бирелде. Мин икегә генә риза булсмыйча, тагын ике өстәл сорап алдым. Дәлилләп аңлаттым, матур итеп үткәрәсебез килә, дидем. Ризалаштылар. Безнең өстәлгә җиткән өстәлне күрмәдем. Сөт каймактан башлап, казның нинди төре кирәк, бөтен камыр ашларын пешереп алып бардык. Авыллардан мәдәният хезмәткәрләре иртәнге сәгать 5 тә китерделәр пешергән ризыкларны. Районыбыздагы азык-төлеккә катнашы булган оешмалар булышты. Күмәч пешереп бирделәр. Үзләре табын коручылар, безнең өстәлдә сыйландылар. Ул киемнәр, ул чыгышлар... Күзалдына китерегез, безнең "Ал чәчәк" сәхнә тотты. Аларны суламый карыйбыз, үзебез дә , "Ах", "Ух"ны еш әйттерәләр. "Конфетки" чыгышы, Әлфинә үзе. Тәфсилләп сөйләмәсәк тә, чамаларсыз.  Бер кочак грамота белән бүләкләнеп кайтты Әлфинә Илдар кызы. Әле нәтиҗәсе билгеле түгел...- дип ачыклык кертте район мәдәният бүлеге мөдире Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов.

Әлфинә үзе тәэсирләре күплектән ни әйтергә дә белми торды берара. "Райондашларыма нинди сүзләр әйтсәм дә аз булыр, ихтирамымны, хөрмәтемне кабул итегез. Гаиләмә дә рәхмәтем зур. Бик тырыштык, татар хатын-кызын һәр адымда чагылдырырга, күрсәтергә тырыштык. Калфаклар, киемнәргә игътибар бирдек. Чиста татар сөйләмен күрсәтә алдык. Нәтиҗәсен көтәбез",- диде ул үзе дә.

Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш. Шулай ук җыр, бию, нәфис сүз кулланып сайлап алган тема буенча үзеңнең зур булмаган бәйрәм чыгышыңны, үз гаиләң, үзең, тормыш иптәшең һәм балаларың турында сөйләгән видеосюжет тәкъдим итәргә кирәк иде. Һәркайсы уңышлы башкарыла бу таләпләрнең. 

Финалга хәбәр килер, дип өметләнеп, фотоларны тәкъдим итәм.

Фотоларны Әлфинә Мөхәммәтҗановадан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев