Безнең Алия бит ул
Республикабызда да билгеле шәхес районыбызның сәнгать мәктәбе директоры. Шуңа өстәп, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый бүлекчәсен җитәкләүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә Алия Абдуллина.
Алия - Түбән Шашы авылы кызы. Тырыш, уңган, булган. Кайчакта кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, сөйкемлелеге, без, укытучыларга җылылыгы, саф күңеле елмаюында ачыла да китә....