Әтнә таңы

26 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2015 - 12:37
    Әтнәләрдән рецепт
    Кара җимешле үрдәк 1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк. Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган...
    314
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 10:24
    Әтнә мәктәбендә зур спорт башлангычы
    ГТО нормативлары тапшыруга әзерлек йөзеннән спортка, физкультурага мөнәсәбәт сизелерлек үзгәрде. Олы Әтнә мәктәбеннән алган мәгълүматларга караганда, иртән барлык сыйныфларда да физкульт-минут уздыралар. Моннан тыш дәрес барышында да шундый тәнәфесләр үткәрелә. Ә озын тәнәфестә барлык укучы-укытучылар спортзалда җыелалар, биредә динамик-тәнәфес уза. Аңлавыбызча, мондый чараларны укучылар да, укытучылар да үз итә. Мәктәп...
    342
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 09:27
    Әтнә халкына юл һәм ут кирәк
    "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр дәвам итә. Райондашлар, башлыча, юл һәм яктылык сорый.
    360
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 08:32
    Әтнәдә Саба кунагы
    Районда Дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Габделмәүлит улы Гарипов булып китте. Аның белән кыскача әңгәмә кордык. - Килүегезнең максаты нинди? - Түләмәле үләксә чокырларын, аларның халәтен тикшердек. - Бездә алар күпме һәм нинди хәлдә дип таптыгыз? - Районда 36 шундый баз бар - болар ябылган терлек каберлекләре....
    321
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 07:57
    Әтнә машина йөртүчеләре колагына
    Ике машина катнашында юл һәлакәте килеп чыгып , зыян күрүчеләр булмаса һәм ике машина йөртүченең берсе үзен гаепле дип аныкласа, транспорт чараларын күрсәтеп теләсә нинди кәгазьдә схема төзергә һәм ЮХИДИ яки Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әтнә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмөхәммәтов әйтүенчә, бу юлларда озаклап ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтеп...
    336
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:47
    Әтнәләр игътибарлы булыгыз
    345
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 06:46
    Әтнә укытучысын бүләкләделәр
    Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Мәгариф" журналы тарафыннан уздырылган «Авыл укытучысы»бәйгесе җиңүчеләре лаеклы бүләкләрен алды. Алар арасында Иске Өҗем төп мәктәбе укытучысы Миләүшә Хафизова да бар.
    341
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 05:40
    Әтнәдән Кәүсәрия әбигә 90 яшь тулды
    Карап торышка бер дә 90 ны бирә торган түгел аңа. Сөбханналла, яшь киленнәрең бер читтә торсын. Яулыкны чөеп бәйләгән, алъяпкыч япкан ачык йөзле, мөлаем карашлы әбекәйне күргәч, әллә ул үзе түгел микән дип аптырабрак та калдык. Кече Әтнә авылында, зур, иркен йортта беръялгызы гомер кичерә Кәүсәрия апа. Тормышы җитеш, табыны...
    330
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 05:05
    Әтнәлеләр, яңа “Лада Калина” алыгыз
    Февраль аенда "Лада Калина"ның "NFR" маркалысы дөнья күрә. Двигателе - 140 ат көчле, 17ле көпчәкләр, тормозы күпкә куәтлерәк була. Сәгатенә 100 километр тизлекне 8 секунд ярымда җыя. Бәясе 650 мең сум тирәсе булыр дип фаразлыйлар. Кыскасы, акчасы әллә ни күп булмаса да, машинада куарга яратучылар өчен бу.
    351
    0
    0
Реклама