Әтнә таңы

30 октябрь 2016 яңалыклары

  • 30 октябрь 2016 - 17:07
    Бозлавыкның корбаннары Әтнәдә дә бар
    Бозлавыкның беренче корбаннары бар Һава шартларының үзгәрүе, кар яву, юллардагы бозлавык үз эшен эшли. Бүген юлларда транспорт юл һәлакәтләре аеруча артты. Һәлакәткә эләгүче машиналарның күбесендә җәйге резина булганлыктан, автомобиль белән идарә итүдә проблемалар тудырган. Мәсәлән, бүген иртән Алексеевск - Биләр юлында "Джили М-Гранд" автомобиле белән идарә иткән 1964 елгы ир,...
    600
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 16:33
    Әтнәләр, салым кәгазьләрен үзегезгә барып алырга кирәк
    Хөрмәтле райондашлар һәм оешма җитәкчеләре, мәгълүм булганча, барлык төр салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү бурычы куелды. Бер кыенлык бар: барыгызга да салым түләү өчен кәгазьләр килмәгәндер. Район буенча алганда да кайбер авылларның яртысына гына килгән, Сәрдәгә бөтенләй дә килмәгән. Инде көтәргә дә кирәкми, чөнки килмәячәк. Салым кәгазьләре килмәгән...
    678
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 15:30
    Әтнәләр, билдәге каешны тагын кысасы...
    2017 ел бюджет проекты әзер: дефицит тагын арта Татарстанның 2017 елга бюджет проекты әзер. Аны 3 ноябрь көнне узачак Дәүләт Думасы утырышында караячак­лар. Киләсе елда республика бюджетының керемнәре - 166,8 миллиард сум, чыгымнар - 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана. Узган атнада Татарстан Дәүләт Думасы...
    568
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 14:20
    Әтнәләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
    Ел саен октябрь аеның соңгы атнасында машина йөртүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен дә бу - уртак бәйрәм, дияргә була. Шулай булгач, бәйрәм белән барыбызны да. Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез барчабызга. Гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә шушы хезмәткә багышлаган райондашларыбызны...
    695
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 12:32
    Әтнәләр "Байгал"ны көтә
    Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында «Байгал» тулы метражлы фильмының төшерелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Миләүшә Айтуганованың Бәрәскә авылы халкы турындагы фикерен дә җиткердек. Фильмны гына көтәбез хәзер. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы менә нәрсәләр язды: Камал театры артистлары фильмның куючы режиссер Илдар Ягъфәров җитәкчелегендәге иҗади төркем чакыруы буенча фильмда төшкән....
    613
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 11:11
    Әтнә волейболчылары - җиңүче
    Кичә ветеран волейболчыларыбыз Биектауга волейбол ярышына киткәннәр иде. Тренерлары - Нәкыйп Мәгъсүмов. "Әлеге бәйгедән ветеран волейболчыларыбыз өченче урынны алып кайтты..."- дип хәбәр итте Яшьләр эше, туризм, спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев.
    569
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 10:05
    Әтнәләр, Кышлауда ни генә юк иде
    Районыбыз мәктәпләрендә көзге ярминкәләр башланды. Кайсы мәктәп аны "Көзге ярминкә" исеме астында уздыра, ә менә кичә Кышлаудагы мәктәп укучылары һәм укытучылар көче белән әзерләнгәне "Хәйрия ярминкәсе" исеме астында узды. Исеме ничек кенә аталса да, асылы бер-тиздән инвалидлар декадасы узачак. Мәктәп укучылары әнә шуңа әзерләнә. Мондый чаралардан кергән акчаны мәктәп коллективы...
    605
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 09:05
    Әтнә районында - янгын
    Кичә кичке якта районыбызның Ташчишмә авылында янгын булды. "Янгын дип тә атап булмый инде, салам янды анда, рулонлы да түгел, калдык салам өемнәре, чүп-чар янды дисәк тә була. Халыкны кисәтәсебез килә, безнең кечкенә генә саксызлыгыбыз да зур зыянга әйләнергә мөмкин, сак булыгыз",- диләр янгын сүндерүчеләребез.
    595
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 08:06
    Әтнәләр шахмат уйный буген
    "Ашыт" спорт комплексында шахмат ярышы бара бу минутларда. Шахмат сөючеләр тагын көч сынаша. Сәгать 10 да башланган ярышның нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.
    549
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 07:15
    Әтнәләр, белми калмагыз...
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар буенча бәйге игълан итте Дәүләттән грант алу өчен документларны 21 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларына "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" ведомство программасында катнашучы өчен бәйге игълан итте. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр...
    506
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 05:10
    Әтнәдә дә сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар
    30 октябрьдә Татарстанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана. (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Республика районнарында бу датага багышланган чаралар узачак. Шул исәптән, Зөя утрау-шәһәрчегендәге сәяси тоткыннар...
    526
    0
    0
Реклама