Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

20 июль – Корбан Гаете

Бу көнне Гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла.

Иртәнге намаз 2.30да уза. 02.45тән 03.30га кадәр Коръән укыла, вәгазьләр сөйләнә.

03.30дан 04.00 сәгатькә кадәр Гает вәгазе укыла.

Корбан гаете көнне кояш 3.23 сәгатьтә чыга, димәк, чама белән 04.00 сәгатьтә Гает намазы укыйбыз.

Намаздан соң, гарәп телендә хөтбә укыла, иң ахырдан Коръән укып дога кылабыз.

Игътибар итегез, бу көнне иртәнге 04.30дан башлап корбан чала башларга мөмкин.

Корбан гаете көнне мәчеткә килүчеләр түбәндәгеләр хакында онытмасын иде. Коронавирус белән бәйле рәвештә, саклык чараларын куллану кирәк.

Мәчеткә килүчеләрнең медицина битлеге булырга тиеш, һәркемгә шәхси намазлык куллану һәм үзара метр ярым ара калдырып басу кирәк.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар шурасы карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык әҗәтләрдән тыш, 36 мең сум күләмендә дип билгеләнде. Ягъни, мөселман кешесенең бер ел күләмендә кулланылмый торган, ирекле – 36 мең сум акчасы булса, ул корбан чалырга тиеш.

Корбан гаете мөбарәк, гаиләләребездә иминлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев