Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Арыда быел да үткәрделәр

Елның- елында "Дусым" хуҗалыгы киңәшчесе, хуҗалыкның аксакалы Наил Закир улы Сабиров җирлеккә кергән авылларда ифтар мәҗлесләре уздыра. Быел да шулай булды.

Кичә, 22 нче май көнне, Ары авылында Изге Рамазан аеның  ифтар ашы уздырылды. Әйткәнебезчә, төп оештыручысы Наил абый Сабиров.

Нигъмәтләргә  бай булган мул өстәл һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Мәҗлестә катнашучылар табынны әзерләүче  кызларга - егетләргә, тәмле ашларын, тәмле пирогларын пешерүче Резеда апа белән Гүзәлиягә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.  Аллаһы Тәгалә  ризалыгы өчен үткәргән ифтар ашларыбыз кабул булсын. Раббыбыз барчабызны да рәхим-шәфкатеннән аермасын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик. Сау - сәламәт булыйк.

"Киләсе елгы Рамазан аен да күрергә, уразаларны тотарга насыйп булып, менә шундый табын артларында бергәләп утырырга   язсын иде ",  дигән теләк белән таралыштык. 

Раилә Кадимова, 

Ары авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев