Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Чембулатта дини бәйге узды

Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, дәү әниләр-дәү әтиләр катнашында 1 март көнне 9.00 сәгатьтә Чембулат авылы клубында оештырылды бу чара.

Дини бәйгедә Яңа Шашы төп белем мәктәбе һәм аңа караган  башлангыч авыл мәктәпләре укучылары катнашты. Әлеге чара  Чембулат клубында 5 нче ел рәттән уздырыла, дип хәбәр итә  Яңа Шашы мәктәбе укытучысы, хәбәрчебез Гөлнара Корбанова.

Укучылар авыл имамы Гәрәев Рубис Габдрахман улының вәгазен, тәрбияви сабагын тыңлап, сорауларына җавап алдылар. Кышлау авылында яшәүче Венера апа Җиһаншина үзе язган мөнәҗәтен көйләп укыды. 

Бәйгенең "Тамчы -шоу" форматындагы интеллектуаль уен өлешен Мифтахова Рәфинә Идварт кызы алып барды. 

Техник хезмәткәр Әкбәрова Гөлүзә кунакларга чәй өстәле әзерләде. Таң хуҗалыгы рәисе Сибагатуллин Алмаз әлеге чараны уздырырга матди ярдәм күрсәтте. Әтнә үзәк  мәчетеннән Наил хәзрәт бүләккә дини календарьлар китерде. Иске Җогыптан хәзоәт  Шәрәфиев Ирек вәгазьләр дисклары өләште. Китапханәче Надия Нәҗмиева  һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Мифтахова Рәфинә Казандагы дини кибетләрдән  бүләкләр алып кайттылар. Китапханәче Гарипова Йолдыз  чараны оештыруда ярдәм күрсәтте.  Яңа Шашы мәктәбе укытучысы Гөлнара Корбанова сценариен төзеп, чараны истә калырлык итеп алып барды.

Уртак көч һәм тырышлык белән оештырылган чара укучыларның исләрендә  озак сакланып, биредә алынган сабаклар  аларга тормыш юлында ярдәм итсен иде. 

Коръән сурәләрен иң яхшы укучы балаларны язгы каникулда Казанга сәяхәткә алып бару да планлаштырыла. 

Чембулат мәчетенә узган ел нигез салынган иде, быел, төзерләр, бәлки бу бәйгенең чираттагысын яңа мәчеттә уздырырбыз әле дигән өмет белән таралыштык.

Чембулат клубы мөдире Галләмов Камил абый кунакларны машинасы алып килеп, өйләренә  озатты.

Гөлнара Корбанова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев