Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Имам-мөхтәсиб сайланды

Район үзәк мәчетендә авыл имамнарының чираттан тыш утырышы узды.

Аның эшендә ТР Диния нәзарәтенең Төньяк идарә казые Исмәгыйль хәзрәт, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов катнашты. Төп мәсьәлә бер – алдагы ике елга районның имам-мөхтәсибен сайлау иде. Исмәгыйль хәзрәт сүз алып, Диния нәзарәтенең бездәге дини вазгыятьтән канәгать булуын җиткерде. Әлбәттә, моның башлангычы район имам-мөхтәсибенең тырышлыгы белән бәйле. Һәрхәлдә, хәзрәтләрнең фикер уртаклыгы әнә шундый уйга этәрә. Айрат Каюмов та Наил хәзрәт кандидатурасының хакимият өчен кулай булуын ассызыклады. Райондагы тынычлык, дини өлкәдәге татулык, иң беренче, аның хезмәте белән бәйле, дип саный. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Наил хәзрәт 100 % тавышка ия булды һәм имаммөхтәсиб итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев