Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Имамнарның чираттагы утырышы узды

Авыл имамнарының чираттагы утырышы Түбән Көек мәчете имамы Мәүлетдин хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды.

Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт һәм аның урынбасары Рубис хәзрәт алда торган эш планнары белән таныштырдылар. Яз – дини өлкәдә дә җитди эшләр чоры. Язгы каникул вакытында район буенча Коръән һәм намаз укучы балалар бәйгесе узачак. Аерым алганда: “Алда – 4 изге кичәсе булган 3 ай көтә. Боларны һәр мөэмин-мөселман белеп, гамәл кылса хәерле”, - дип ассызыклады ул.

Яңа гына Рәҗәб аена кердек һәм пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә һәм җомга көнне Рәгаиб – соңгы Пәйгамбәребезнең әти-әнисе никахлашкан көн. Алда Миграҗ кичәсе, шәгъбан аенда – Бәраәт һәм рамазанда  1000 айдан да хәерлерәк Кадер киче көтә.

Җыелыш Иске Өҗем имамы Рафил Ситтигуллинның Коръән аять-сүрәләре укуы белән тәмамланды.

Ә март аеның соңгы декадасында авыл имамнары утырышы Комыргуҗа мәчетендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев