Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Октябрьдә Согуд Гарәбстанында Мәккәгә кече хаҗ кылу яңадан рөхсәт ителәчәк

Хаҗ кылу этаплап һәм коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәү шартларында яңадан башлана.

Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте октябрь башыннан илдә яшәүче мөселманнарга Мәккәгә кече хаҗ кылырга рөхсәт бирәчәк. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы корольлекнең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, хаҗ кылу этаплап һәм коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәү шартларында яңадан башлана.

4 октябрьдә башланачак беренче этап барышында илдәге хаҗиларның өчтән бере (ягъни 6 меңгә якын кеше) изге урыннарга сәфәр кыла алачак.

Икенче этап 18 октябрьгә билгеләнгән, ул чагында хаҗиларның саны 75 процентка кадәр артачак.

Кече хаҗ кылу коронавирус пандемиясе таралу аркасында быелның апреленнән тыелган иде. Согуд Гарәбстаны май ахырында, ил эчендә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүне, кешеләргә эш урыннарына кире кайтуны рөхсәт итеп һәм мәчетләрне яңадан ачып, акрынлап карантин чараларын йомшарта башлады.

Илдә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясе йоктыруның 330,7 меңнән артык очрагы теркәлгән, 4,5 мең кеше үлгән.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/religion/28-09-2020/oktyabrd-sogud-gar-bstanynda-m-kk-g-keche-ha-kylu-ya-adan-r-hs-t-itel-ch-k-5774695

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев