Бүген, милади календаре буенча 25нче март көнне шәгъбан аена аяк бастык.
Дөресрәге, 24нче март көнне кояш баюга ук Шәгъбан ае башланды. Бу ай изге Рамазан ае алды. Исегезгә төшерәбез, 24 апрель – 1 Рамазан көне. Димәк, шул көнне Ураза башлана.
Ә Шәгъбан аенда олуг Бәраәт кичәсе бар, ул 7 апрельгә туры килә. Төгәл әйтсәк, ул төн 14нче Шәгъбаннан 15енә каршы төндә була.
Бәраәтнең көнен, Пәйгамбәребез, ураза тотып уздырырга киңәш иткән.
Нет комментариев