Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы - хаҗ сәфәрендә

Районыбыздан хаҗ кылырга китүчеләрне белсәк тә, исән - имин йөреп кайтсыннар, кайткач язарбыз, дип тора идек. Тик https://intertat.tatar/ электрон газетасы безне уздырды.

Әтнә районы һәм Мөслим районы башлыклары Мәккәгә хаҗ кылырга киткән. Габделәхәт Хәкимов һәм Рамил Муллин белән төшкән фотосүрәтне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәренә куйган.

"Мәккәдә Татарстан мөселманнары белән бергә Мөслим һәм Әтнә районнары башлыклары изге хаҗ сәфәрен кыла. Рамил Хамзович һәм Габделәхәт Гыйлемханович, гыйбадәтләрегезне Аллаһ кабул итсен! " - дип язган Камил хәзрәт.




Билгеле булганча, кичә 49 кеше Казан-Җиддә маршруты буенча изге сәфәргә юл алды. 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/tn-m-m-slim-rayony-bashlyklary-kha-s-f-ren-kitk-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев