Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ураза-гаете 2024: Әтнә мәчетләрендә

10 апрель көнне бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Бу хакта районыбыз имам-мөхтәсибе Наил хәзрәттән сораштык.

Бу көнне Олы Әтнә мәчетендә иртәнге намазның фарызы – 4.00дә, ә Ураза гаете 5.30да уза.

Бәйрәмгә кадәр фитр сәдакасын түләп бетерү шарт. Күләме – арпа белән – 150 сум, йөзем белән – 1000 сум. Болай диюне күпләр аңламый. Шуңа күрә башкача әйтик, хәллерәкләр – 1000 сумнан бирсә, көче бик җитмәүчеләр 150 сумнан гына түли. Ул төр сәдака бары мөселманнарга, мохтаҗларга бирелә. Әмма үзең тәрбияләргә тиеш булганнарга, әйтик, әти­әнигә, әби­бабайга, балаларга, оныкларга, нисабы булган байларга бирелми.

Гадәттә, зәкәтне дә шул ук вакытта түлиләр. Ел буе 495000 сум күләмендә кагылгысыз акчасы сакланган акыллы, балигъ яшькә җиткән кеше, 2,5 % күләмендә түли.

Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча гаеткә барыр алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

– бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену);

– пакь, матур кием кию;

– ирләргә хушбуй сөртенү;

– Ураза гаетенә барган вакытта берничә хөрмә җимеше ашау. Риваятьтә: “Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да берничә (так санда) хөрмә ашамыйча урамга чыкмый иде”, – диелгән (Бохари);

– Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда акрын тавыш белән түбәндәге тәкбир­тәшрикъны әйтү: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”;

– намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юлдан кайту (Бохари);

– бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару.

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешү, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу – бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев