Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Зиратка баручы моны белергә тиеш

Зиратка бару белән бәйле, берничә кагыйдә бар.

Аларга игътибар итәргә кирәк:

1️⃣ Кабер әһелләренә сәлам биреп керергә кирәк:

اَلسَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِيمِينَ ، وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ ، أَسْأَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ» .

Мәгънәсе: «Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз».

3️⃣ Каберлектә кемнәр өчен зиярәт кылынса, аларның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:
✔️өч тапкыр «Ихлас»,
✔️бер «Фәтихә» сүрәләре укырга кирәк.
Болардан башка «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

4️⃣ Кыскарак рәвештә укылса – аягүрә, озынрак укылса − утырып Коръән укырга. Мөмкин булса, кыйблага таба юнәлеп, мөмкин булмаса, әрвахның баш яисә аяк очында укырга кирәк.

5️⃣ Ярамый:
❌ каберләрдә шәм ягу, кабер ташларын үбү дөрес түгел.

6️⃣ Ярамый:
❌ кабер өстенә утыру, басу, кабергә каршы намаз уку тыела.

7️⃣ Вакыт узгач, кабер югалмасын өчен, баш яки аяк очына бер таш яисә бер такта куярга ярый.
❌ Ләкин күп чыгымнар сорый торган корылмалар эшләтү, каберне бизәү – рөхсәт ителми.
❌ Кабер ташына фотосурәт кую да Ислам шәригатенә каршы килә.
❌ Кабергә чәчәк куюның әрвахка һичбер файдасы юк. Шуның өчен андый эшләрне эшләү хупланмый.
✔️Әмма, Ислам дине буенча каберләргә чәчәк, агач вә үлән УТЫРТУ рөхсәт ителә.

Чыганак: https://www.instagram.com/din_ve_magishat/?hl=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев