Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Күп балалы гаилә» Закон белән ныгытыла

Россиядә Гаилә елы кысаларында бердәм федераль күп балалы гаилә статусы закон нигезендә беркетелергә мөмкин, бу мондый гаиләләргә унификацияләнгән преференцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының конституцион закон комитеты әгъзасы Александр Башкинга сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда илдә Гаилә елын үткәрү турында карар кабул иткән иде.

«Әлеге эш дәүләт башлыгының яңа тәкъдиме - бердәм федераль күп балалы гаилә статусын булдыру – белән җитди этәргеч алды дип уйлыйм. Бу, дөрестән дә, бик мөһим һәм актуаль. Моны закон чыгаручылар да хуплар, минемчә», - диде Башкин.

Ул билгеләп үткәнчә, күп балалы гаилә статусы һәр төбәктә диярлек бар, әмма мәсьәләнең нечкәлеге мондый гаиләләр өчен преференцияләрдә традицияләр, алымнар һәм субъектларның икътисади мөмкинлекләренә бәйле рәвештә аермалар булуга кайтып кала.

Сенатор күп балалы гаиләләрнең социаль-икътисади хәлен ныгыту өчен аларга каралган социаль гарантияләрне киңәйтүне дәвам итәчәкләрен дә әйтте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/senator-el-axyryna-kadar-berdam-kup-balaly-gaila-statusyn-berketerga-momkinnar-5881363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев