Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Матур бит ул дөнья

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Дөнья бик киң һәм дә бик матур,

Әмма вакытлыча гомер, ә Аллаһ бер.

Ярлы да, бай да бу дөньядан китә,

Ризалыкны сорап тормый, әҗәл килә.

Яңгыр ява, кары оча, кояш көлә,

Ә төннәрен йолдызлардан нур бөркелә –

Шундый кодрәт иясе ул Аллаһ, Раббым,

Тиңләшә алмый аның белән һич кем генә!

Шул өч көнлек дөньяда без тату булыйк,

Раббызның ачуына дучар булмыйк.

Шатлык һәм яхшылык белән дөнья тулсын,

Барыбыз да бер-берсенә яхшы булсын.

Җан әрнеткеч сүзләр әйтмик бер-беребезгә,

Сабыр булыйк, зинһар, ачу тотмыйк.

Җәннәтләрдә очрашырга язсын бергә,

Начарлыкның сазлыгында батмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев