Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 5)

5 өзек

Сабантуй иртәсендә авылның яше-карты ерак түгел болынга ашыкты. Илшат та Язиләне иртүк кереп алды. Кыска ак күлмәк кигән кыз ак күбәләк кебек иде.
-Синең ул озын күлмәкләрен юкмы әллә? Сабантуйда кеше күп, бөтен ир-атның күзе синең аякларында булыр, - диде егет.

-Һаман көнләшмә әле Илшат. Син янымда буласың бит. Бәйләнсәләр, якларсың, - диде укытучы кыз.

Сабантуйда чыннан да кеше күп иде. Кайткан кунаклар да шактый. Илшат әнисенең туганнары да кайтты. Алар Илшатның бер кызны яныннан да җибәрмичә, аның күзләренә карап, биленнән тотып йөрүен күзәттеләр, Гөлфизәдән кемлеген сорадылар. Ана кулын гына селтәде.

Моны Алсу да күрде. Йөрәге әрнеде кызның. Ничә ел Илшат белән очрашып та, ул аны гомердә дә биленнән тотып йөрмәде, күзләренә тутырып карамады. Көнләшүеннән шартлар дәрәжәгә җитте. Илшат шашлык алырга киткәч, Язилә янына барды.

-Сиңа ошыймы шулай кеше егете белән Сабантуйда йөрүе? - диде Алсу.
-Син Илшатның кызы идеңме? Белмәдем. Илшат үзе килә, минем арттан йөри, чакырып китергәнем юк. Борчылма, бер елдан бөтенләйгә китәм бу авылдан. Сиңа калыр Илшат, - диде укытучы.

Шулвакытта Илшат үзе дә килеп җитте.
-Синең турында калдыра торган кирәкмәгән әйбер кебек сөйләшә. Шул дәрәҗәгә төштеңме? - диде дә Алсу китеп барды.

Илшат сүз нәрсә турында булды дип сораулы йөз белән Язиләгә карады.
-Мин дөресен әйттем. Сине чакырып китергәнем юк. Бер елдан Илшат ирекле була, - дидем, - диде кыз.

-Китүеңне шулай уңга-сулга сөйләп йөрмә инде, - дип ачуланды егет.

-Әгәр дә сиңа ул кыз кирәк булса, бар, тотмыйм, - диде укытучы кыз.

-Син көнләшәсеңме матурым? - диде шатланып Илшат.

-Юк, дөресен әйткән өчен син авызыңны салдың. Шул гына, - диде кыз.

Илшат шомырт күзне кысып кочаклады. Язилә төртеп куйды, кеше күп бит дип ымлады.

Алар шулай кочаклашканны участковый Әнсар карап торды. Ачуыннан чигә тамырлары бүертенде.

"Синеке булмый ул барыбер, баштан үземнеке итәм, аннары беркая бармый, миңа кияүгә чыгачак, - диде явыз күңел.

·        Менә мәктәптә эшләр тәмамланды. Бер ел бетте, шөкер, диде кыз. Иртәгә әти-әнисе һәм Рәфил янына кайтырга. Әйберләрен җыйгач, Ләйлә белән саубуллашырга китте. Инвалид кыз бик кыенсынды, Язилә апасын гомердә дә җибәрәсе килмәде.

-Мин ике айдан кайтам Ләйлә, борчылма, сиңа күп итеп матур киемнәр алып кайтам. Мин булмаганда Илшат абыең кергәләп чыгар, - дип юатты кызны. Үзенең дә күзләренә яшьләр килде.

Ул арада караңгыланган иде инде. Чыгып бераз генә барды иде, участковый машинасы килеп туктады.
-Сине эзләп йөрим, директор Илсур абый мәктәпкә чакырды. Тиз генә килеп китсен әле, ди, - диде Әнсар.

-Кич белән ник чакыра икән, дип гаҗәпләнде кыз, машинага менеп утырды. Участковый җилдерде генә.
-Хәзер мәктәпкә бара торган башка юлны беләм, диде Әнсар.
Язилә авылның бормалы юлларын белмәгәнгә күрә ышанды. Ниндидер япан болын янындагы агачлыкка килеп туктадылар.

-Машина җимерелде ахры төшеп тор әле, - дип аны кабинадан төшерде. Ә аннан соң котырган җанвар кебек ябышты.
-Мин сине күптән күзләп йөрим. Ошыйсың син миңа, ник ул тракторист белән буталасың? Нәрсәгә кирәк ул? Мин яратам сине, - дип шашып үбәргә һәм кофтасын ычкындырды.
Язилә кычкырды, тибенде, елады, ялынды, тик файдасыз иде. Бу территориядә беркем дә юк. Көчле ир аны агачлар арасына сөйрәп керде.

-Син курыкма, мин сине кияүгә алам аннары. Барыбер трактористка бирмим. Син минеке, - дип сөйләнеп аяктан екты. Язилә Илшат, Илшат кайда икән дип елады, тырнашты, сугышты. Әрнеде кыз, тик көчлелек үзенекен итте: шул кабахәт җан яшьлеген матурлыгын хур итте...

Ә аннан киенә-киенә:
-Кешегә сөйләп йөрсәң мин сине барлык авыл, мәктәп, РАНОга барып фаш итәм. Синең турында яхшы сүзләр йөрми монда. Трактористтан көлеп йөри, беркөнне аның белән, икенче көнне шәһәрнеке белән типтерә диләр. Миңа тиз ышанырлар. Шуңа авызыңнаң бернәрсә дә чыгарма. Әгәр дә риза булсаң иртәгә үк никах укытабыз. Мин үз эшләгәнемне төзәтергә әзер, - диде Әнсар.

-Күземнән югал кабахәт, гомер буе минем каргышым төшсен сиңа! Син минем тормышымны җимердең! - дип ачыргаланып кычкырды Язилә.

Бөтен тәне тырналган, әрнегән кызны куак арасында калдырып китеп тә барды егет.

Кыз акрын гына торды кофтасын киде. Бар җир караңгы иде. Әнә авыл! Утлар янган якка алпан-тилпән атлады. Ул кичә чыркылдап көлгән кыз түгел иде инде. Бу кич аны гомерлеккә үзгәртте.

Язиләнең эченә курку керде. Әшәке җаннан бала булудан курыкты. Тикшерелде, шөкер, Ходай жәлләде, нәтиҗә уңай түгел иде.

Ә Рәфилне командировкада диделәр. Зарыгып көтте кыз егетне. Тик менә Рәфил үзе генә әллә ни ашыкмады. Әллә эше күп булды, әллә Язиләдән бизгән иде инде. Түзә алмады, элеккечә янына ашкынып килмәгән егетнең эшенә барды кыз. Кабинетына керсә, үз күзләренә үзе ышанмады кыз, бер елдан аңа өйләнәм, дип йөргән егете ниндидер сары чәчле кыз белән үбешеп тора иде. Пуля кебек атылып чыкты Язилә. Артыннан йөгерүче Рәфилне тыңламады да. Шул гына җитмәгән иде! Ничә ел очрашып йөргән Рәфиле! Хәлдән тайганчы йөгерде укытучы кыз. Паркка килеп җиткәч кенә сулыш алды. Эскәмиягә утырып буылганчы елады. Ничек инде шулай бер-бер артлы сынаулар була ала ди? Баштан пычрак җан, аннары Рәфиле... Икенче елга кияүгә чыгам, дип хыялланды бит. Бөтен ирләр дә шундый азгынмыни? Күңеле кайтты кызның, беркемгә дә әйләнеп тә карыйсы килмәде. Нинди уңышсыз җәй соң бу?...

Өйгә кайткач бүлмәсенә бикләнде. Бераздан аларга Рәфил дә килде. Озак шакып та китмәгәч, Язилә ишекне ачты. Рәфил җитди генә кереп утырды.
-Мин сиңа теге юлы ук әйтмәкче идем. Беләсеңме Язилә, аерым тору барысын да сыный икән. Сиңа булган хисләрне ярату дип йөрдем, соңрак аның алай түгеллеген төшендем . Мин моны Светаны очраткач кына аңладым. Ачуланма Язилә, мин сине яратмыйм, - дип бераз сүзсез утырды да чыгып китте. Ә Язилә тагын тилереп елады. Бергә булырбыз, дип күпме планнар корды. Хәзер нәрсә: үз-үземне югалттым, Рәфил дә юк. Нишләргә соң? Мине хәзер кем кияүгә алсын? Мәсхәрәдән калган кыз бит мин...

Әәә тукта, бер кеше бар.. Илшат.. адым саен яратам, ди бит. Ичмасам аерылсаң да мәсхәрәләгән дигән сүзләрне ишеткәнче кияүдән кайткан исем яхшырак булыр. Яратмый инде яратмавын анысы, тик гомер буе аның белән яшәргә җыенмый бит. Карар кылды кыз: барыбер ике атнадан каникулы бетә, шуңа иртәгә үк авылга кайтырга кирәк...

Ә бу арада Илшат автотранспортныйга имтиханнарны уңышлы биреп, читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Арендага алган гаражны ремонтлап автомастерской ясадылар. Билгеле машина төзәтүче мастер ялларга акча юк иде әле, шуңа күоә вакытлары булганда Илнур белән икәү эшләделәр. Беренче акча кергәч кечкенә бала кебек шатландылар. Их, шомырт күз тизрәк кайтсын иде. Бик сагындырды бит. Икенче атнага да кайтмаса, директор Илсур абыйдан ялынып адресын алам да, шәһәргә янына барам, дип карар кылды егет.
Әнисе Гөлфизә улы өчен йөрәге янды.
-Их, улым тырышасың инде, кадереңне белсә ярый укытучы. Авылга шул кыз кайтмаган булса, Алсу белән өйләнешеп, йорт ремонтлый башлаган булыр идегез, - диде ана.
- Әни әле ярый ул кайтты, мин Алсуга яратмыйча өйләнгән булыр идем, - диде Илшат.

-Ә син бу кыз сине яратыр дисеңме? Минемчә ул үзеннән башка беркемне дә яратмый, - диде әнисе.

-Нишләп яратмасын? Укучыларын, Ләйләне ярата. Мине дә иртәме-соңмы яратачак. Бераз иркәрәк кыз ул, әти-әнисенә бер бала, шуңа тормышны аңлап бетерми әле, - диде егет.
Ана берсүз дәшмәде, башын чайкады.

Авылга кайтам, дигәч әти-әнисе шаккатты Язиләнең. Әле вакытың бар, бит дип үгетләделәр. Тик кызның үз туксаны туксан. Мәктәптә эшләрем, бар диде. Ашыгып кабул иткән карары турында берни әйтмәде. Әтисе белән җыенып, авылга киттеләр...

·        Әтисе киткәч, Язилә Әсма апасына серен чиште.
-Мин Илшатка кияүгә чыкмакчы булам. Алса инде. Шәһәр егете белән араны өздек. Син ничек уйлыйсың Әсма апа? - диде кыз.

-Кыз кешенең кияүгә чыкканда күзләре яна. Ә синдә нур сүнгән. Шулай кияүгә чыгалармы? - диде Әсма апа.

-Мин яратмыйм Илшатны. Тик ул мине ярата. Шул җитмәс микән? - диде кыз.

-Гаиләдә берьяклы мәхәббәт кенә җитми балам. Ул тотрыклы булмый. Икең дә яратырга кирәк, - диде хатын.
-Белмим, бәлки киләчәктә гашыйк та булырмын. Илшат әйбәт, минем өчен үлеп тора. Белмим, - диде кыз.

Әсма апа чыгып китте. Кыз уйга калды. Нәрсә соң Әсма апа әйткән нур? Мәхәббәт нуры. Шул китапларда укыган көчле мәхәббәтме? Алай яратканы юк Язиләнең. Рәфилне күргәч шатлана иде, тик нур, ярату бар идеме икән? Булса авылда Илшат белән дә йөри алмас иде. Их, яратасы иде шул нурны кабызып!...

Аннан дус кызы Гөлнур янына кереп китте. Җирән чәч Язиләне күргәч, бик шатланды.

-Син тагын да ябыккансың, сулып киткәнсеңме шунда, - диде ул аңа карап.
-Гөлнур минем сиңа үтенечем бар. Илшатны чакырып китер әле. Алайса мин барсам әнисе яратмый. Барасыңмы? - диде укытучы кыз.
Гөлнур ризалашты.
Шомырт күзе кайткан дигәч бөтен эшен ташлап йөгерде егет. Әле бит ике атнадан соң гына кайтырга тиеш. Әллә мине сагынганмы, дип өметләнде Илшат.
Язилә аның янына чыккач, егет кызны күтәреп алып зыр-зыр әйләндерде.

-Болай да йомычка кебек идең, хәзер тагын да ябыккансың. Шәһәрдә ашатмадылар мәллә? - диде егет көлеп.
-Илшат, төшер әле мине, монда урамда кеше йөри. Әйдә чишмә буена төшик әле. Җитди сөйләшәсе бар, - диде кыз.

Егет куркып китте. Ни булган соң? Чишмә буена төштеләр.

-Илшат бүлдерми генә тыңла әле. Мин хисләрем турында бервакытта да сине алдамадым. Бу юлы да дөресен әйтәм. Яратмыйм мин сине. Аннары...минем тормышымда ир кеше булды.... Рәфил белән ара өзелде. Ул башка кыз тапкач мине ташлады. Син мине менә шундыйны кияүгә аласыңмы? Хәзер үк дөресен әйт, юк дисәң, үпкәләмим, бер елымны монда эшлим дә башка син мине күрмәячәксең, - диде Язилә.

-Ир дидең, шул шәһәрнекеме ул? - дип сорады Илшат.
Язилә дәшмәде.
-Җавап бир Илшат. Аласыңмы, юкмы? - диде кыз.

-Миңа синең үткәнең түгел, киләчәгең кирәк. Минем белән гомергә. Башкалар ташлады, дип дәрәҗәңне төшермә. Башка беркем дә рәнҗетә алмас. Мин сине бик яратам. Никадәр көчле икәнен күз алдына да китермисең. Миңа кияүгә чыгуың гомердә дә чынга ашмас хыял кебек иде. Бүген чыгам, дидең. Шатлыгымнан ни эшләргә дә белмим. Иртәгә үк никах укытабыз. Я кире уйлап куярсың күркам, - диде дә кызны кысып-кысып кочаклады.
-Кысып үтерәсең бит инде, - дип елмайды кыз. Егет рәхәтләнеп кочаклады, үпте. Бу кочак та, иреннәр дә хәзер аныкы иде.
-Яратмасаң минем ярату икебезгә дә җитә. Бәлки соңрак ярата башларсың. Бер генә үтенеч: миңа хыянәт кенә итмә! Калганын кичерәм, түзәм, - диде егет булачак хатынының чәчләреннән үбеп.

Өйгә кош тоткан кебек кайтты Илшат.
-Әни мин өйләнәм! - дип бусагадан ук шатланып кычкырды.
Ана баласының күңеле төшмәсен дип елмайды. Кемгә, дип тә сорамады, Илшаты шулкадәр шатлангач, кемгә икәне билгеле иде инде.
-Улым көтмәгәндә булды бу. Ник алай ашыгасыз соң? - дип сорады.

-Ярар инде әни, миңа кияүгә чыгарга ризалашканы өчен рәхмәт. Хәзер дә ышанмыйм, - диде егет.

-Ярар, ул кызны әллә кемгә куеп утырма. Син дә төшеп калганнардан түгел, - диде усалланып әнисе.

-Әни алдан ук әйтеп куям. Мине улым дисәң, Язиләне әйбәт кенә кабул итәсең, мин эштә вакытта да сүз әйтмисең. Алайса аны алам да читкә китәм. Шәһәр кызы булганга аңа болай да авыр булачак. Син дә рәнҗетсәң, минем белән яши дә алмас. Алма апага да әйт, Язиләгә кырын карап йөрмәсен, - дип кисәтте улы.

Ана башын селкеде. Их, аңламый да бу малай!...Ярар инде, бала өчен ниләр генә эшләмәссең бит...

Дәвамы иртәгә.

1 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya , 2 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya2 , 3 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya3 , 4 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев