Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Әтнә ягы

Яңа Шашы авылыннан Хәсәнова Тәзкирә Йосыф кызы язган шигерь

Китмәскә сиңа кайттым.

Тукай моңлы Әтнә ягым.

Синнән гүзәл , ямьле җир

Бармы икән соң тагын.

Әтнә җире –туган ягым.

Шунда үтте бала чагым.

Кайларда гына тормадым,

Әтнәдәй сагынмадым.

Чит илдә яшәсәм дә,

Синдә булды уйларым.

Һич тә истән чыкмады,

Каенсар Сабантуйларың.

Күпме илләрне гиздем,

Диңгезләрдә дә йөздем.

Сагынып Ашыт суын,

Үзәкләремне өздем.

Әтнә җире –туган ягым.

Шунда үтте бала чагым.

Кайларда гына тормадым,

Әтнәдәй сагынмадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев