Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күбәләк биюе

Р.Камаева иҗатын яратучыларга

Көз инде. Һәр көзнең үз төсе.
Баш әйләндерердәй үз исе.
Минем дә көзләрдәй чуп- чуар,
Сарысы өстенрәк уй-хисем.

Гомернең көзенә кергәндә,
Чигәгә көмеш бәс элгәндә,
Сабырлык савытым төбеннән
Алтыннарга басып менгәндә,
Җаныма пәрәвез җебедәй
Сарыла сагышлар җилеме.
-Үрелмә биеккә, киңлектә
Күзләрең чагылыр,- дидеме?
Бу соңгы талпыныш идеме?
Күңелем күкләрдә биеде,
Буй җитмәс хыялым чикләрен
Бер күреп калырга тилмерде.
Җан очты, талпынды, талкынды,
Пәрәвез тоҗымын киерде…
Һәм… төште сабырлык күленә.
… Бу бары » Күбәләк биюе».

Рүзия Камаева

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев