Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Авылым Дусым

Авылым Дусым

Ике урам, бер тыкырык
Түбән оч һәм Тау башы.
Горурланам туган авылым
Нык синең нигез ташы.

Күршеләрем Әтнә, Күәм
Тагын да якын Шашы.
Уртасында балкый Дусым
Әйтерсен йөзек кашы.

Каршы аласың Дусымым
Айлы мәчетең белән.
Йортларың төз, юлларың нык
Әйтерсен җәйгән келәм.

Әй, авылым кешеләре
Бар да тырыш, булганнар.
Әйтә алам, чөнки алар
Бер гаиләдә туганнар.

Сез булдыгыз авылдашлар
Һәрчак әйдәп баручы.
Яши шуңа һәрбер йортта
«Атказанган колхозчы».

Авылымның яшьләренә
Сузсак ярдәм кулларын.
Яшәр Дусым, китмәс ташлап
Егетләрең, кызларың.

Нәрсә калган бу авылда
Дия күпләр, ачынып.
Ләкин беләм, киткән һәркем
Яши сине сагынып.

Якында гына булса да
Сагындырып өзә үзәкне.
Авылдашлар, туган авылым
Минем өчен бик тә кадерле.
Габтелбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев