Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Балам үле тугач, ирем мине гаепләп, ташлап китте...» (Зөләйха Солтанова)

«Барысына да син гаепле! Дус кызларың янында себерелеп йөрмәсәң, өйдә генә утырган булсаң, болай булмас иде!» – дип шәрран ярып кычкырды гына ире Айдар.

Әмма аның сүзләре Сәфинәнең бер колагыннан кереп икенчесеннән чыга, иренең кимсетүле сүзләрен аңларлык та, кабул итәрлек тә хәлдә түгел иде ул. Сәфинәнең башында бер генә уй – бетте, барысы да бетте, бу – аның тормышының да, хыялларының да, бәхетенең дә ахыры иде...

Барысы да бик тиз булды, ул хәтта нәрсәдер эшләргә дә өлгерә алмады. Хәер, бу аңа гына бәйле хәл түгел иде. Баласы иртәрәк, вакытыннан алда туды һәм исән кала алмады. Нәни генә бәхет төенчеге сулыш та ала алмады, якты дөньяны да күрмәде...

Сәфинәнең йөрәге меңгә теленеп парә-парә килде, хәер, «йөрәк» дигәне калмады да бугай инде. Күкрәген әрнү көйдерә, әчеттереп яндыра иде. Җанын йолкып алып, сабые артыннан, ул киткән җиргә җибәрәсе килде Сәфинәнең.

Иренең гаепләүләренә исе дә китмәде, аңа шул дәрәҗәдә барыбер иде, бу сүзләр җанына тимәде аның. Кемнең гаепле булуында нинди аерма, хәзер барыбер бернәрсәне дә кире кайтарып, төзәтеп булмый. Бернәрсәнең дә мәгънәсе калмады...

«Мин китәм! Башка сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми!» – дип тагын кычкырды да Айдар, әйберләрен җыеп чыгып китте.

Сәфинә аны яшьтән томаланган карашы белән озатып калды, кан чыкканчы иреннәрен тешләде. Бүре булып улыйсы, тамак ярып кычкырасы, бөтен нәрсәне җимерәсе килде аның, әмма селкенерлек тә хәле һәм көче юк...

Туарга да өлгермичә үлгән кызларын җирләргә Айдар килмәде. Әмма Сәфинәдә аның кайгысы түгел иде. Аның кызы янына кабергә кереп ятасы гына килә, башка берни дә теләми. Сабыеның йөзен исендә дә калдыра алмады. Аның белән таныша, тавышын да ишетә алмады...

Сабыеның җәсәден алып чыгып киткәндә, яңакларыннан елга булып күз яшьләре акты, башкасын хәтерләми Сәфинә, аңын югалтып егылды. Баласының өчесен, җидесен ничек уздырганнарын да анык кына хәтерләми ул. Әти-әнисенә рәхмәт, барысын да алар кайгыртты.

Нигә вакыт шулкадәр озак үтә икән соң? Тәүлектәге сәгатьләр унар тапкырга арткан кебек тоелды Сәфинәгә. Эшендә ике атна ял бирделәр аңа. Әмма кире кайта алырмы, элеккечә яши алырмы? Бу сорауга җавапны белми Сәфинә.

Шулай ярты ел узды. Бу вакыт эчендә Сәфинә яшәмәде, ә бары тик көн күрде. Ул вакытның яраларны дәвалый алуына да ышанмый. Бик тирән уелган ул ярадан әле дә кан саркый шул... Сәфинә һәр көн диярлек зиратка йөрде. Кызының кабере янында озак кына уйланып утыра.

«Нишләп язмыш аңа карата шулай кырыс соң? Нигә аның бердәнбер бәхетен тартып алды?»

Бу сорауларга җавап табып булмый...

Бу вакыт эчендә иреннән бернинди хәбәр-хәтәр булмады, ул Сәфинәнең тормышыннан юкка чыкты. Шулай да Айдар аерылышырга гариза бирергә ашыкмады. Хәер, Сәфинәнең дә судтан-судка чабып, аерылып йөрисе килеп тормый. Эшеннән соң өенә кайткач, улкадәр ялгыз булмасын дип, телевизорын кабызып куя да, юрганда төренеп, диванда утыра. Озаклап йолдызлы күккә карап торырга ияләнде, нәни фәрештәсенең анда ничек яшәгәнен күз алдына китереп юанды...

Бер ел узды. Сәфинә кызының каберендә яңа чәчәк букетлары барлыкка килгәнгә игътибар итә башлады. Әмма моңа бер дә аптырамады, чөнки ул үзе башка балаларның каберләренә чәчәкләр, йомшак уенчыклар куештырып китә.

Тагын бер ел узды. Җан газаплары бераз гына басылган кебек булды, әмма Сәфинә барыбер элеккечә яши алмый иде. Эшендә дә артыннан йөргән ир-атлар булды. Аларның кайберләре уңышка ирешкән, яхшы гына ир-атлар иде. Әмма аның билгесезлек сазлыгына баш-аягы белән чумасы килмәде. Хәер, ул кияүдә бит әле, гәрчә ирен инде ике еллап күргәне булмаса да.

«Гел боегып йөрергә җитәр инде, Сәфинә. Тормыш дәвам итә бит, аңлыйсыңмы?» – диде аңа берсендә иптәш кызы.

Тормыш китабының ул битен ябып, алга таба яшәргә кирәк, дип күндерергә тырышты Сәфинәне.

Сәфинә моның шулай икәнен үзе дә бик яхшы аңлый, нәрсә генә булса да алга таба яшәргә кирәген дә белә ул, әмма чынлыкта болай эшләве шулкадәр авыр иде аңа. Исән булса, кызына бер яшьтән артык булыр иде, бу вакытта нинди сүзләр әйтергә өйрәнгән булыр иде икән сабые? Бу бәйләнчек уйларны башыннан чыгарып ташларга теләсә дә, булдыра алмады Сәфинә.

«Алга таба яшәргә тырышырмын...» – дип җавап бирде Сәфинә дус кызына, әмма моның бары тик сүзләр генә булуын бик яхшы аңлый ул.

Беркөнне Сәфинә эшеннән иртәрәк бушады, өенә кайтып киемнәрен алмаштырырга һәм кызы янына зиратка барып килергә уйлады. Әмма аяклары үзеннән-үзе башка якка – зиратка бара торган автобус тукталышына алып китте. Гадәттә, Сәфинә анда алай иртә бармый, әмма бу юлы болай эшләргә нәрсәдер этәрде аны. Зиратка барып җиткәч, Сәфинә баскан урынында катып калды: кызының кабере янында бер ир-ат басып тора иде. Сәфинәнең аяклары атламас булды, кинәт кенә башында «Бу – Айдар» дигән уй сызылып узды. Ләкин монда нәрсә эшли соң ул? Ул бит хәтта кызын җирләгәндә дә килмәде, гаиләсеннән баш тартты.

Сәфинә игътибар беләнрәк карарга тырышты, әмма арттан гына аңлап булмый. Шулай да алга барырга курыкты Сәфинә, кем белә, бәлки, берәр маньяктыр ул. Шуңа күрә Сәфинә зираттан ерак түгел кафега кереп утырырга, кабергә бераз соңрак килергә уйлады.

Лимонлы кайнар чәй эчкәч, Сәфинә кире зиратка керде, әмма кабер янында теге ир юк иде инде. Ул ир-атның Айдар булуы турында уй тынгы бирмәде хатынга. Сәфинә Айдарның ничек яшәве, ни өчен һаман да аерылышырга гариза бирмәве турында уйлана башлады. Әмма бу сорауга җавап таба алмады, һәркемнең башында үз уйлары шул. Кулына телефон алып, Сәфинә ике елга беренче тапкыр иренә шалтыратырга теләде, әмма ире тагын аны гаепли башлар, янар дип курыкты. Айдарның тавышын түгел, ә башка хатын-кыз тавышын ишетүдән дә курыкты ул, чөнки ике ел эчендә ул үзенә яңа хатын-кыз тапкан булырга да мөмкин бит. Куркулары тынгы бирмәде, аптыратты, әмма Сәфинә иренең номерын җыйды. Берничә секундтан ул иренең тавышын ишетте, күзенә яшьләр тыгылды.

«Сәлам», – дип арыган тавыш белән эндәште Айдар.

«Сәлам», – диде Сәфинә дә.

Ул тагын нәрсә әйтергә белми аптырады, авызын ачарга да курыкты. Тамагына төер тыгылды.

«Нәрсәгә шалтыраттым инде? Нәрсә көттем?» – дип уйлады.

«Ничек син?» – дип сорады ире.

«Яшим әле... – диде Сәфинә. – Ә син?» 

«Ярыйсы гына», – диде Айдар салкын тавыш белән. Ул да нәрсә сөйләшергә белми иде, күрәсең.

«Ярар, – дип куйды Сәфинә. – Хәлләреңне беләсе килгән иде, ярар, сау бул», – диде.

Алар арасында тынлык урнашты. Сәфинә нигә болай эшләгәнен аңламады. Нигә шалтыратты? Нәрсә өмет итте? Нәрсә ишетәсе килде? Башында әллә никадәр сорау бөтерелде. Айдар «пока» дип телефонын сүндереп куйгач, хатын җанында бушлык урнашты...

Ә күпме сорау бирәсе килгән иде бит Сәфинәнең, әмма теле әйләнмәде. Нишләп ул һаман аерылышырга гариза язмый? Нәрсә көтә? Нигә хәтта кызын җирләргә дә килмәде? Ул, чынлап та, Сәфинәне гаепле дип саныймы?

Ике атна узды. Берсендә Сәфинә кабат зиратка иртәрәк килде һәм кабер янында теге ир-атны күрде. Ул үзалдына нидер сөйләнеп утыра иде. Сәфинә бу юлы якынрак килде һәм, ирнең тавышын ишеткәч, йөрәге чыгып китәрдәй булып типте. Бу – Айдар иде... Чәчләре чаларган, ябыгып, боегып калган. Аяк астында кыштырдаган яфраклар тавышына борылып карады ул, икесе дә катып калды. Айдарның яңаклары буйлап күз яшьләре ага иде...

Соңгы ел ярымда Айдар көн саен зиратка килеп йөрде, кызыннан гафу сорады, аны саклап кала алмаганга, хатынына ярдәм итә алмаганга илереп гафу сорады. Баланың үле тууы турында ишеткәч, акылдан язган кебек булды, барысы өчен Сәфинәне гаепләде. Үзенең хаксыз булуын соңыннан гына аңлады. Ул хатыны өчен терәк, таяныч булырга тиеш иде дә, ә үзен соңгы куркак кебек тотты һәм шушы ике ел эчендә яшәмәде, көн генә күрде. Вакыт-вакыт хатынын күзәтте, аның эштән чыкканын көтеп торды, Сәфинәнең исән-сау, сәламәт булуына инанасы килде. Айдар читтә торырга тырышты, Сәфинә аны күрсә, йөзенә төкерер, «куркак!» дип әйтер дип шикләнде. Таныш түгел номерлар шалтыратканда да куркуга кала иде, судтан яки башка берәр җирдән шалтыратып, хатынының аерылышырга биргәнен әйтерләр дип уйлады. Әмма Сәфинә алай эшләргә ашыкмады, һәм Айдар моның нигә алай икәнен дә аңламады. Нишләп ул «бәлки, берәр нәрсә үзгәрер» дигән өмет җебен өзмәде икән? Сәфинә шалтыраткач та гафу сорый алмаганга үзен битәрләп йөрде Айдар. Ә менә хәзер Сәфинә аның каршында басып тора...

Ябыккан, йөзе ап-ак, куркынган куян баласы кебек... Әмма шундый якын, газиз иде ул.

Сәфинәне кочаклыйсы килүдән тәне калтыранып куйды, хатынының аяк астына ташланып гафу сорап ялварасы килде Айдарның. Ә Сәфинә, иренең саксыз әйткән нахак сүзләрен күптән кичергән кебек, аңа карап тора.

«Сәфинә, мин синең алда бик гаепле. Кызыбыз алдында, синең алда коточкыч гаепле. Мин гаепле барына да. Мин сине саклый алмадым. Төнгә кадәр эшләдем дә эшләдем, имеш, гаилә өчен шулай әйбәт булыр, дидем. Ә миңа бит синең янда буласы иде...» – диде Айдар.

Сәфинә елап җибәрде. Айдар хатынын кочагына алды. Сәфинә аның яңагына сугып җибәреп, төкереп куар, дип көтте, әмма хатыны аның кочагына тагын да ныграк сыенды. Икесе дә кочаклашып елап басып тордылар, аларның ара-тирә сулкылдавы гына тынлыкны боза иде.

Айдар белән Сәфинә бөтен үпкәләрне җиңә алдылар. Хатын ирен гафу итте, чөнки һәркемнең кайгыны үзенчә кичергәнен яхшы аңлый иде. Айдар мондый кайгы алдында хатынына караганда көчсезрәк булды. Алар янәдән бергә яши башлады, гәрчә Сәфинәнең әти-әнисе аларның кире кушылуына каршы булды, мондый иргә таянырга ярамый, диделәр. Әмма вакыт-вакыт үзәкне өзгән югалту ачысын бергә җиңү җиңелрәк иде.

Берсендә аларның икесенә дә төш керде. Алар төшләрендә елмаеп торган кыз бала күрде, ул, кулларын сузып, аларга каршы йөгерә иде. Шул ук көнне Сәфинә балага узганын белде, ә тугыз айдан аларның сау-сәламәт кызлары туды.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев