Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Җитәрме ярату?

Яңа шигырь...

Җитәрме?
Меңнәрне сыйдырган бу җирдә
Дөм ялгыз әрнүле йөрәгең.
Җылытыр идем дә җәемдә...
Җитәрме җанымда егәрем?

Җитәрме ярату? Күкләргә
Кул сузып тоташкан чагымда?
Шикләнсәң - кирәкми, ап-ансат -
Ялгышма, буталма, абынма!

Табынма! Җитәрме сабырым -
Дөньяда барлыгың белгәндә?
Үлсәң дә үкенмәс сөюем
Җанымда йөргәндә берәүгә?

Җитәрме гомерем - яшәргә
Дөм ялгыз йөрәккә иш булып?
...Мин калган текә яр түзмәде -
Җитәр! дип юк булды ишелеп...
10.06.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

Фото редакция архивыннан алынды
#поэзия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев