Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Пышылдый күк: "Хуҗа кайта..."

Шигырь яратучылар өчен яңа шигырь.

Ялгыз капка
Әбием Шәкүрәнең туган авылы Купайга багышлана...

Әрнүеңме? Ыңгырашып җилләр иссә, 
Авыр сулап утырасың ялгыз чакта.
Кемнәр серен үз эчеңә яшердең дә, 
Кем алдында башың идең, урыс-капка?

Замананың кырыслыгы тез чүктергән,
Син саклаган нигез дә юк, авыл беткән...
Ярты гасыр элек микән, куеныңда 
Асыл егет зифа ярын зарыгып көткән. 

Нинди бизәк иде синдә? Кызыл? Зәңгәр?
Күгәрченме? Алчәчәкме? шаһитләр юк...
Өрәнгеләр кулы белән каплый сине
бу хурлыкка чыдый алмый, оялган күк.

Серле, шомлы, әллә җилле, әллә җенле
Ятимлектән ыңгыраша урыс-капка...
Җиргә ятып аунар иде, өмет кенә
колагына пышылдый күк: "Хуҗа кайта..."

 Фәридә Хәсәнова,

16.08.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев