Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Риза булсын бөек Аллаһ безнең эштән

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Ислам дине – иминлек
һәм пакълек дине,
Шуның белән үзенә тарта һәр күңелне.
Бәйрәмнәре нинди күркәм һәм гуманлы,
Онытылмый анда мескене һәм ярлы.

Бу бәйрәмнәр Аллаһка да
якынайта,
Корбан чал да
мохтаҗларның хакын хакла.
Бу аларның күңеленә ачкыч булыр,
Динебезгә басучылар артып торыр.

Риза булсын бөек Аллаһ безнең эштән,
Изгелек кыл, килгән чакта синең көчтән.
Үрнәк алсын бу эшләрдән күрше-тирә,
Күп шаһитлар яклар сине соңгы көндә.

“Йә, Аллаһым, кабул кыл син бу корбанны,
Син шәфкатьле, мәрхәмәтле, миһербанлы.
Бу дөньяда кылган
гөнаһлардан пакъла,
Туры юлдан тайпылдырма, безне сакла”.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев