Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Синсез көз!..

Яңа шигырь сезнең игътибарга.

Синсез көз!..

Көзге яңгыр тамчысыдай 
Җиргә тамам, тәмам ардым. 
Кыска гына юл үтсәм дә 
Тукталышым тапмый талдым. 

Ник буталам? Тамга салып 
киткән җиргә янә кайттым. 
Әллә җеннәр өркеттеме, 
Абынды бит кабат атым. 

Гел үзгәрә гавам үзе, 
Кичәге җәй кышка авыш. 
Тукталышлар үзгәрсә дә, 
күңелдә тик таныш тавыш 
"Җибәрмим", - ди...әче язмыш.

Шифа булып тамам җиргә
Көзге яңгыр тамчысыдай. 
Тәме калды сөюеңнең 
Бары әрем ачысыдай. 

Синсез көзләр миңа бүген 
гүзәл җәннәт бакчасыдай. 

21.09.18, Фәридә Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь, иҗат